Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирустан өч ир-ат үлгән

Татарстанда коронавирус корбаннарының рәсми рәвештә теркәлгән гомуми саны 468гә җиткән.

Татарстанда тагын өч кеше Covid-19 коронавирусы корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы расланган..», - диделәр ведомствода.

Covid-19 вирусыннан 1935, 1940 һәм 1942 елларда туган ир-атлар үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.

Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 468гә җиткән.

Фото: pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/05-05-2021/tatarstanda-koronavirustan-ch-ir-at-lg-n-5822205

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев