Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек

Табиб салкын суда юынуның куркыныч булуы турында сөйләде

Салкын суда кеше организмында кан тамырлары кисәк тарая, ә аннары киңәя.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә салкын суда юынырга киңәш ителми.

Җәй көне кайнар суны өзгән вакытта күпләр җылынуын көтеп тормыйча, салкын суда юынырга һәм чыныгырга карар итә. Табиблар кайбер гражданнарга гадәти булмаган процедуралардан тыелырга киңәш итә.

Әйтик, салкын суда йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләргә юынырга кирәкми. Кеше организмына салкын су эләккән вакытта организмда кан тамырларының кисәк тараюы күзәтелә, ә аннары киңәя. Бу кардиология авыруларыннан интегүчеләргә зыян китерергә мөмкин.

Чыныгуга һәм салкын су белән коенуга гадәтләнмәгән, шулай ук йөрәк һәм кан тамырлары авырулары булган кешеләр өчен җитди кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин.

Дерматолог шулай ук, мәсәлән, гель, шампунь һәм башка чаралар җылы суда яхшырак юа, дип белдерде. Салкын су еш кына тирене пычрактан һәм сөртелгән сабын-гельләрдән чистартырга мөмкинлек бирми.

Фото: /pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/05-07-2020/tabib-salkyn-suda-yuynuny-kurkynych-buluy-turynda-s-yl-de-5754460

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев