Табиб хатын-кызларга бала тудыру өчен оптималь яшьне атады
40 яшьтән соң бала табу ана һәм яралгы сәламәтлеге өчен сизелерлек куркыныч тудыра.
Хатын-кыз беренче баласын иртә репродуктив яшьтә яхшы таба. «Репродуктив яшь дигән төшенчә бар: иртә репродуктив – 35 яшькә кадәр һәм соң репродуктив – 35 яшьтән соң һәм менопаузага кадәр. Бала табу өчен оптималь яшь – 35кә кадәрге иртә репродуктив яшь», – диде ул.
Абаева сүзләренчә, бу яшьтә хатын-кызларда овариаль запас (аналык бизләрендә фолликулалар саны) яхшы була, аларда күкәй күзәнәкләре «саклана».
Гинеколог билгеләп үткәнчә, ике бала арасындагы иң оптималь ара – ике ел. Шул ук вакытта, 40 яшьтән соң бала табу ана һәм яралгы сәламәтлеге өчен сизелерлек куркыныч тудыра, дип өстәде ул.
Фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев