Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларда коронавирус симптомнарын атады

Температура 38,5 градустан югары күтәрелү һәм ютәл башлануга ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус йоктырган өч яшькә кадәрге балаларда күзәтелә торган симптомнар турында сөйләделәр.

Андый балаларның борынына томау төшәргә, тамагы авыртырга, эче авыртырга, диарея булырга, температурасы 38 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

«Бу симптомнарның барысы да озакка сузылмый, һәм иң мөһиме, балалар өч яшькә кадәр барысыннан да азрак авырый, авыру үзе бик җиңел уза», — диелгән стопкоронавирус.рф. телеграм-каналында.

Температура 38,5 градустан югары күтәрелү һәм ютәл башлануга табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Коронавирус пандемиясе бөтен илне диярлек колачлап алды. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматлары буенча, 6 миллионнан артык кеше инфекция йоктырган, 373 мең кеше үлгән. Россиядә коронавирус йоктурчылар саны 423 мең кешедән арткан, 5 меңнән артык кеше үлгән, 187 меңгә якын кеше терелгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/02-06-2020/s-lam-tlek-saklau-ministrlygy-balalarda-koronavirus-simptomnaryn-atady-5747209

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев