Россиядә пандемия вакытында коронавируска 140,6 миллионнан артык тест үткәрелгән
527 364 кеше медицина күзәтүендә кала.
Россиядә пандемия вакытында коронавирус инфекциясен ачыклау максатыннан 140,6 миллионнан артык тест үткәрелгән, бер тәүлек эчендә 188 мең тест ясалган.
Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«Россиядә коронавируска 140,6 миллионнан артык тест үткәрелгән. 527 364 кеше медицина күзәтүендә кала», — диелә хәбәрдә.
Илдә бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенә 188 мең тест уздырылган, дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев