Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Галимнәр коронавирусның тагын бер билгесен ачыклады

Коронавирус белән авыручыларның күбесе тиннитуска, ягъни колаклар чыңлауга яки шаулауга зарланган.

Ишетү сәләте үзгәрүне коронавирусның тагын бер билгесе дип атадылар. Коронавирус белән авырган пациентларның күбесе тиннитуска, ягъни колаклар чыңлауга һәм шаулауга зарланган. Шулай ук инфекцияне авыр формада кичерүчеләрнең кайберләре ишетү сәләтен тулысынча югалткан.

Тикшеренүчеләр табибларга пациентларның ишетү сәләте үзгәрүгә игътибар итәргә, шулай ук коронавирус ачыкланган очракта, алдан кисәтү чаралары күрергә киңәш итә.

Әмма, галимнәр әйтүенчә, тиннитус башка авырулар турында да хәбәр итәргә мөмкин, шуңа күрә коронавирусның башка киң таралган билгеләре булганда колаклар шауласа борчылырга урын бар. 

Фото:  pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/18-10-2020/galimn-r-koronavirusny-tagyn-ber-bilgesen-achyklady-5779574

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев