Баулылар коронавируска каршы вакцинация ясаталар
Коллектив иммунитетны формалаштыру өчен, халыкның кимендә 60 процентына прививка ясатырга кирәк, 24 июнь мәгълүматлары буенча, безнең районда гражданнарның 28,6 проценты ковидка каршы прививка ясаткан.
Район башлыгы үткәргән аппарат киңәшмәсендә үзәк район хастаханәсенең баш табибы Глеб Алексеев прививка ясаткан хезмәткәрләре саны буенча лидер булган хезмәт коллективларын атады: Баулы күкерт чистарту участогы (94 процент), “Татнефть – АЗС Центр” (83), 109нчы янгын-коткару часте (53,3), “Баулынефть” идарәсе (78), “Алойл” ЯАҖ (76).
Район авыллары арасында Исергәп (60 процент), Кырым-Сарай (56), Поповка (54) авыл җирлекләре лидерлар.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев