Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Уңыш казанучы геолог

Апрельнең беренче якшәмбесендә Геолог көне билгеләп үтелә. "Баулынефть" идарәсенең нефть чыганакларын эшкәртү буенча технологик бүлеге начальнигы урынбасары Владлен Подавалов 15 фәнни эш бастырган, аның авторлык уйлап табулар турында 8 таныклыгы бар.

Фәнни хезмәтләре һәм уйлап табулары өчен Владлен Подаваловка "Россиянең профессиональ инженеры" дигән исем бирелгән. Ул ике тапкыр "Баулынефть" идарәсенең иң яхшы инженеры" исеменә лаек булган.
"Геолог гены" Владлен Борисовичта Мәскәү югару уку йортларының берсен тәмамлаган һәм сугышка кадәр Башкортстанның нефть сәнәгатендә баш геолог булып эшләгән бабасы Павел Мироновтан килә (аның кызы Антонина гомере буе Баулыда математика укытучысы булып эшләгән). Кызганычка каршы, нефть династиясе башлыгы Бөек Ватан сугышында һәлак була. Владлен Борисовичның әтисе Борис Иванович та озак еллар инженер булып эшли. Ул Баулы төзелеш материаллары комбинаты баш инженеры, аннан соң директоры хезмәтен башкара, соңрак "Татнефть" ААҖ Баулы бораулау эшләре идарәсенең төзелеш участогы начальнигы була.
Владлен кечкенәдән үк геология белән кызыксына. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, Баулы бораулау эшләре идарәсенә өченче разрядлы бораулау ярдәмчесе булып урнаша. КДУның геология факультетында укыган чакта ук Владлен ел саен "Баулынефть" идарәсендә җәйге проивзодство практикасы уза. Скважиналарны тикшерү буенча оператор булып эшли. Университетны тәмалаганнан соң ярты ел узуга, аны ЦНИПР (фәнни тикшеренүләр һәм производство эшләре цехы) лабораториясенә геолог итеп билгелиләр. Ә тиздән нефть чыганакларын эшкәртү буенча технологик бүлеккә күчерәләр. Озакламый әйдәүче геолог әлеге бүлекнең начальник урынбасары итеп билгеләнә, нефть һәм газ бизнесы институтын тәмамлый. В.Подавалов бүгенгәчә әлеге бүлектә эшли, нефть чыганакларын эшкәртүнең нәтиҗәлелеген һәм нефть бирүчәнлекне күтәрү мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев