Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Печән хәзерләү чоры җитте

авыл хуҗалыгы Терлек азыгының сыйфаты аны хәзерләү вакытына бәйле. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов якшәмбе көнне видеоконференция режимында үткәрелгән республика киңәшмәсендә шул хакта искә төшерде. Һәм печән хәзерләүне сузмаска киңәш итте.

Баулыда видеоэлемтә буенча киңәшмә эшен район башлыгы Альберт Хәбибуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм башка җитәкчеләр күзәтте. Киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, республиканың вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы эшләре өчен көн озынлыгын тулысынча файдалануны, ә терлек азыгы хәзерләүдә тәүлек дәвамында эшләүне сорады.

Киңәшмәдә торак фондын капиталь ремонтлау мәсьәләләре дә күтәрелде. Безнең район бүлеп бирелгән акчаларның яртасыннан артыгын үзләштерде, ләкин башкарылган эшләргә актлар бирү буенча артта калу бар. Бу исә финанслауны туктату куркынычы белән яный.

Киңәшмә тәмамлангач, район башлыгы хәлне төзәтү буенча конкрет күрсәтмәләр бирде. Терлек азыгы хәзерләүгә килгәндә, бу эшне кичекмәстән башларга кирәк. Шәхси хуҗалыкларның терлек азыгы белән тәэмин ителү мәсьәләсе дә контрольгә алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев