Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Кемнең сөте яхшырак?

Баулы районы терлекчеләре бүген көненә 50,7 тонна сөт җитештерәләр, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4,1 тоннага кимрәк.

Районда сөтне барыннан да күбрәк "Колос" кооперативында җитештерәләр, тулай савым биредә 10,2 тонна тәшкил итә. Бу хуҗалыкта һәм "Берлек" җәмгыятендә савылган сөтнең сыйфаты югары, башка хуҗалыкларныкы - беренче сортлы. Бүгенге көндә район буенча бер сыердан уртача савым 12,7 килограмм тәшкил итә. "Берлек" ЧҖҖда бу күрсәткеч - 19,3, "Поповка" җәмгыятендә - 8,9 килограмм. Иң майлы сөтне бүгенге көндә "Николашкино" ЧҖҖда җитештерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев