Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Игенчеләргә өлкәннәр фатиха бирде

Баулы районы басуларында язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Язгы чәчү башлануны игенчеләр традицион Беренче буразна бәйрәме белән билгеләп үттеләр.

Быел Беренче буразна бәйрәме "Николашкино" җәмгыяте базасында үтте. Дөрес, гадәттәгечә, кырда эшләүче механизаторлар бу бәйрәмдә катнашмады, һава торышы яхшы булганда алар язның һәр сәгатен-минутын файдаланып калырга тырышып, кырда эшләүне дәвам иттеләр. Бәйрәмгә төрле авыллардан гомерләре буенча иген игеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветераннар, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, килгән иде. Аларны Николашкино җирендә гомере буена иген иккән Маматкул Исламгулов сәламләде.

- Без эшләгән чорда мондый бәйрәмнәрне күргән юк иде.Ул заманда кайчан да булса мондый техника, бүгенге мөмкинлекләр килер дип күз алдына да китерә алмый идек әле. Шулай да элек-электән чәчүгә чыгу крестьян өчен бәйрәм булды. Хәзер дә, яз җитү белән күңел кырга ашкына. Бүген басуда эшләүче механизаторларга бездән хәер-фатиха, армый-талмый эшләсеннәр. Хезмәтләренең яхшы нәтиҗәсен күрергә язсын, - диде ул.

Бәйрәмдә катнашучыларны муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин, гомерләре буена авыл хуҗалыгы тармагында җитәкче вазифаларда эшләгән ветераннар Алмаз Булатов һәм Тәлгать Рафиков тәбрикләделәр. Баулы җирендә яшәүче рус, удмурт, чуваш һәм татар халкының милли киемнәрен кигән мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмгә якты төсләр, җыр-биюләр, музыка өстәделәр.

Исергәп авылы мәхәлләсе имам-хатибы Наил хәзрәт Дәүләтов Коръән сүрәсе укып, чәчүне башларга фатиха биргәннән соң, төрле авыллардан килгән аксакаллар һәрберсе үз телендә дога укып, сука һәм тырма таккан атлар артыннан калган буразналарга кәрҗиннәрендәге бодайны сиптеләр, төрле төсләргә буялган йомыркаларны тәгәрәттеләр. Алар артыннан үз тракторына хәзерге заман чәчкече таккан Радик Ибраһимов та кузгалды. Хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев