Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Геннадий Малахов + гаилә фермасы

20 ел элек, Татарстанда фермерлык хәрәкәте башланган елда, авыл җирендә үз эшләрен башлап җибәрүчеләр арасында Геннадий Малахов та бар иде.

Җирле "Кандыз" совхозында эшләп тә хезмәт хакы ала алмаган вакыт була ул. Фермерлык белән шөгыльләнергә те-ләүчеләргә арендага җир алу мөмкин икәнлеген белгәч, Поповкада яшәүче Малаховлар һәм Огородниковлар гаилә советында үз эшләрен башлап карарга дигән уртак фикергә киләләр. Геннадий Малахов һәм аның хатынының әтисе Николай Дмитриевич һәм ике абыйсы Александр һәм Валерий Огородниковлар, дүртесенә 25 гектар җирне арендага алып, бөртекле культуралар чәчәләр. Эш башлаганда йөк транспортыннан атлары гына була, чәчү һәм урып-җыю эшләренә техниканы арендага алып торалар. Ул елны уңыш мул була, аны җыеп алып, үзләреннән артканын отышлы бәядән саткач, техника сатып алу мөмкинлеге барлыкка килә. Шулай акрынлап үзләренең производство базасын үстерә башлыйлар. Өч-дүрт ел бергә эшләгәннән соң, Геннадий Михайлович аерым җир алып, үз фермерлык хуҗалыгын оештыра. Унлап авылдашы аңа үзенең пай җирләрен ышанып тапшыра. Шулай итеп "Малахов" крестьян-фермерлык хуҗалыгының җирләре 140 гектарга җитә. Эшләп алынган табышны гаражлар, терлек абзарлары төзүгә, техника сатып алуга тоталар.
Геннадий Михай-ловичның эштәге иң төп таянычлары уллары Константин һәм Андрей була. Алар кечкенәдән үк кул арасына кереп китәләр, ә 12-13 яшьләрендә әтиләре аларга инде җаваплы эшләрне дә ышанып тапшыра башлый. Хәзерге вакытта да алар Геннадий Михайловичның терәге. Себердә нефтьче булып эшләүче Константин һәм югары уку йортында нефтьче һөнәрен үзләштерүче Андрей җәйге яллары вакытында авылга кайтып, комбайн штурвалы артына утыралар.
Малаховлар йорты-ның гаилә учагын саклаучы Татьяна Николаевна уллары турында горурланып сөйли:
- Аларның кулларыннан бөтен эш килә, - ди. Ул үзе 30 ел мәктәптә башлангыч сыйныфларда белем биргән педагог. Быел, Геннадий Михайловичка күбрәк ярдәм итү өчен, яраткан эшеннән туктап, тиешле елларны эшләгән өчен (выслуга) лаеклы ялга чыккан.
"Малахов" фермерлык хуҗалыгы быел дуңгызчылык буенча гаилә фермасын төзү программасында катнашырга карар кыл-ган. Дөрес, терлек үрчетү юнәлешендә алар моңарчы да шактый күп эшләгәннәр. Итне ярминкәләрдә дә сатканнар, базарда да. Күп очракта аны авылдашлары килеп алып бетерәләр икән.
Дуңгызчылык белән шөгыльләнүдән тыш, Малаховлар мөгезле эре терлек тә симертәләр. Ике баш савым сыерлары да бар. Аларның сөтен кечкенә дуңгыз балаларын тукландыруда файдаланалар.
Гаилә фермасы төзү программасына кергәч, Малаховлар 10 баш ана дуңгыз асрауга исәпләнгән яңа терлек абзары төзегәннәр. Төзелеш материаллары сатып алуга чыгымнарны киметү өчен, Геннадий Михайлович конкурс идарәчеләреннән куллануда булган тимер-бетон эшләнмәләрне сатып алган. Заманында эш гөрләгән ул биналарның сүтелүенә йөрәге әрнесә дә, "мин алмасам да, арзанга сатылган ул товарны читтән килеп алып бетерәчәкләр бит" дип, күңелен тынычландырган.
Поповка авылында тау буенда урнашкан ике катлы төзек һәм матур йорт ерактан ук үзенә игътибарны җәлеп итә. Ул йортны фермер Геннадий Малахов һәм аның гаиләсе хәләл көчләрен куеп төзегәннәр. Аның янәшәсендәге кечерәк агач йорт түбәсенә гөмбәз куелган. Анысы - фермерның туган йорты. Әтиләре Михаил Дмитриевич, улы төзегән яңа йортка күчкәч, үз өен авыл православие мәхәлләсенә гыйбадәт йорты итеп файдалануга биргән. Бөек Ватан сугышында утны-суны кичкән ветеран узган елны 94 яшендә бакыйлыкка күчкән. Заманында ул төзегән йорт бүген гыйбадәт йорты сыйфатында хезмәт итүдән тыш, авылдашлары арасында аның истәлеген дә мәңгеләштерә, үз хуҗалыгында эшләп йөрүче улына фатиха да бирә сыман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев