Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Эшкәртелмәүче җирләр арткан

Баулы районында ике мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләре файдаланылмый.

Май аеннан башлап ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) һәм Россельхознадзор идарәсе белән бергә республикада буш ятучы җирләрне ачыклады. Инспекторлар Баулы районында да булганнар һәм, тикшерү барышында, 2151 гектар җирнең тиешенчә файдаланылмавын күргәннәр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Наил Галиуллин сүзләренә караганда, максатчан кулланылмый торган җирләр Исергәп авыл җирлегендә - 97 гектар, Удмурт Ташлысы җирлегендә - 319 гектар, Поповка авыл җирлегендә - 92 гектар, Новозареченск авыл җирлегендә - 179 гектар, Татар Кандызы авыл җирлегендә - 381 гектар, Кырымсарай авыл җирлегендә - 683 гектар, Александровка авыл җирлегендә - 56 гектар, Салих авыл җирлегендә 241 гектар тәшкил итә. Мондый җирләр мәйданы безнең районда узган елга караганда 1690 гектарга арткан.
- Кулланылмый торган җирләр мәйданы "Татрапс" ЧҖҖсының чәчелмәгән җирләрен кертү сәбәпле дә артты. Җәмгыять бирелгән 3500 гектар җирнең 2380 гектарын чәчте. Әгәр дә алар килеп эшкәртсәләр, бу җирләр файдаланылмый торган кишәрлекләр исемлегеннән төшереләчәк, - дип сөйли Наил Мәгариф улы. - Җир максатчан кулланылырга тиеш, аның эффектив файдаланылуын 1 гектар сөрелгән җирдән алынган акчалата табышка карап исәплибез. Җир хуҗалары алдына аларны эшкәртү бурычы куелды. 1 июльгә кадәр комиссия янә тикшерәчәк, әгәр дә җирләр эшкәртелмәсә, аларны хуҗаларыннан алып, башка кулланучыларга бирү күздә тотыла. Шул ук вакытта әлеге хуҗалар административ җәзага да тартылырга мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев