Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Егерме ел сыер сава

«Берлек» җәмгыяте сыер савучысы Рәзинә Миңнуллина - райондагы алдынгы савымчыларның берсе.

Рәзинә Миңнуллина сыер савучыларның район конкурс-ларында үзе эшләгән хуҗалык данын яклап берничә тапкыр катнашканы бар. Ул аларда һәрвакыт үзенең иң җитез һәм иң уңган булуын раслап килде һәм үзе белән бер хуҗалыкта эшләүче яшьрәк хезмәттәшләренә яхшы үрнәк күрсәтте.
Бүгенге көндә Рәзинә ханым - җәмгыятьнең иң тәҗрибәле савымчылары-ның берсе. Быел аның "Берлек" җәмгыятендә эшли башлавына 20 ел тулган.
- Мин эшли башлаган еллар белән чагыштырып карасак, ул чоргы һәм бүгенге эш шартлары - җир белән күк арасы. Хәзер дә, элеккеге кебек үк, иртәнге өчтән торып эшкә бару кыенлыгын исәпкә алмаганда, эш шартлары бик җиңеләйде. Сөт ташыйсы юк. Эш урыннарыбыз чиста, якты, барысы да заманча җиһазландырылган. Эшемне бик яратам. Авылдан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев