Район башлыгы видеокамераларның нәтиҗәлелеген арттырырга кушты
Баулыда ел саен барлык күп фатирлы торак йортларның 25 процентына видеокүзәтү камералары кую, эшне 2020 елга кадәр төгәлләү планлаштырыла.
Күрше Азнакай һәм Бөгелмә районнарында әлеге эш инде тәмамланган. Видеокамераларның бердәм реестры төзелә, моңа предприятиеләр камералары да керә.
Баулыда инде 113 камера куелган, 41е - 27нче микрорайон йортларында. Тагын "Имин ишегалды" программасы буенча - 139, "Имин шәһәр" программасы буенча 20 камера урнаштырасы бар. Ел башыннан видеокамералар ярдәме белән - өч җинаять һәм 21 административ хокук бозу ачылган.
- Яхшы, камералар куйдык, ди. Байтак акча түгелде, ә нәтиҗәлелеге бармы соң? Ни өчен полиция хезмәткәрләренә аларның язмаларын алыр өчен"Таттелеком"га барырга туры
килә? Димәк, МВД бүлегендә барлык камералардагы язмаларны карап булсын өчен, көчле интернет сузу мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Һәм, видеокамералар язмаларын онлайн-режимда карый торган хезмәткәрләр булсын өчен, кадрлар мәсьәләсен хәл итү зарур, - диде Рамил Гатиятуллин.Шулай ук ул йөзләрне тану системасын куллану мөмкинлеген өйрәнергә кушты.
Авыл хуҗалыгы идрәсе начальнигы Фәрит Кыямов 3450 гектар мәйданда соңгы культуралар урып-җыю төгәлләнүен җиткерде, уртача уңыш гектарыннан 20 центнер тәшкил иткән. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрнең техника белән җитәрлек дәрәҗәдә
тәэмин ителмәвен дә әйтте. Республика буенча караганда, булган техниканың куәте 100 гектар җиргә 150 ат көче тәшкил итә, ә Баулы районында- 127. "Берлек","Исламгалиевлар" һәм "Миңнуллин" хуҗалыкларында әлеге күрсәткеч яхшы, Ә
"Поповка", "Хәнсевәр" һәм вак фермерлык ухҗалыкларында аеруча начар. "60/40" программасы буенча техника сатып алуга субсидия 14 миллион сумга якын тәшкил
иткән. Лизинг түләүләренә дә субсидия түләнә. "Татнефть" җәмгыяте техника сатып алуга 10 миллион сумга якын акча биргән. Ләкин субсидия алуга дәгъва итү өчен башта техниканы сатып алырга кирәк. Ә вак хуҗалыкларның моңа әйләнештәге акчалары җитми.
Фәрит Кыямов хәлне шулай аңлатты. Район башлыгы, башка районнар тәҗрибәсенә таянып, вак хуҗалыклар кооперациясе һәм механикалаштырылган отряд булдыру мөмкинлеген өйрәнергә кушты.
Киңәшмәдә башка мәсьәләләр дә каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев