Кызылъярдан алтынчы сыйныф укучысы Йосыф: “Динем – ислам, милләтем- татар булу белән чиксез горур мин”
Кешене гомер буе милләте, дине, теле яшәтә. Шуңа күрә кеше, туганнан алып, шуларны саклап яшәргә, буыннан-буынга калдырырга тырыша да. Әлеге язмабыз да, тәпи басып киткәч тә намазга баскан, бүгенге көндә бик күп Коръән аятьләрен яттан белгән яшүсмер Йосыф Хәлфетдинов хакында.
Йосыф белән без көндезге намаз вакытында Кызылъяр авылының Җәмигъ мәчетендә очраштык. Аның тырыш, сабыр һәм акыллы икәне һәр хәрәкәтеннән, өлкәннәр белән сөйләшүеннән үк күренеп тора. Безнең белән исәнләшеп алганнан соң, бераз уңайсызланып кына сүз башлады ул.
- Намаз укуым турында сөйләү бераз уңайсызрак, намаз уку – һәр мөселман кешесенең фарыз гамәле бит. Без аны Аллаһыбыз ризалыгы өчен укыйбыз, ә кемгәдер күрсәтер өчен түгел, – диде ул чын егетләрчә. Шулай да минем, башкалар белсен, күрсеннәр һәм синең кебек егетләрдән үрнәк алып, калганнарга да дәрес булсын әле, дигәч кенә ризалашты ул.
Күренеп тора, Йосыфның һәр хәрәкәте, намаз укыганда үз-үзен тотышы – озак еллар өйрәнелгән, чарланган. Ул Коръәннән сүрәләрне дөрес итеп яттан сөйли һәм аның мәгънәсен дә шунда ук безгә аңлатып бирә ала.
– Коръәнне дөрес итеп уку зарур, – ди ул. – Коръән укыганда, күңелең ихлас, өс-башың да тиешле тәртиптә булырга тиеш. Без дога белән йокларга ятабыз, аның белән уянабыз, ашарга утырабыз, табын яныннан мактау- рәхмәт сүзләре белән торып китәбез. Мөселман кешесе хәтта бәдрәфкә кергәндә дә, тәһарәт алдыннан тиешле доганы укырга тиеш.
Бүгенге көндә сөйләм телебезгә рус һәм башка телләрдән кергән сүзләрне кыстырмыйча гына сөйләшкән укучы балалар да, өлкәннәр дә сирәк калган заманда, Йосыфның чиста итеп татар телендә сөйләшүенә дә игътибар итми калып булмый.
- Без өйдә һәрвакыт татарча аралашабыз, – ди ул. – Мин татар авылында торам, татар мәктәбендә укыйм, ничек инде рус телендә аралашасың? Әлбәттә, башка телләрне дә белергә кирәк. Мәктәп программасында рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле бар. Бүгенге көндә үзем теләп гарәп телен дә үзләштерәм. Бу өлкәдә әтиемнең өлеше зур. Аңа рәхмәтлемен. Динем – ислам, телем – татар булуы белән мин бик горурланам.
- Пәйгамбәребез әйтеп калдырган бит, балаларыгыз тугач та, аларны дингә өйрәтә башлагыз, дигән, – дип сүзне дәвам итте Кызылъяр авылы имам- хатыйбы, Йосыфның әтисе Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов. – Балага биш яшь тулгач, аны инде намазга бастырырга вакыт, дигән. Ун яшькә кадәр намазга басмаган баланы шелтәләп булса да, намазга бастырырга тырышыгыз, диде. Балаларыбызны дин юлыннан алып бару – безнең дөньялыктагы бурычыбыз, безнең өстебездә булган зур җаваплылык. Безне адәм итеп яратып, Аллаһ Тәгалә динебезне күтәрергә, алга алып барырга йөкләде. Бер мисал да китереп үтми булмас. Коръән кәримдә умарта корты аша мисал китереп, болай язылган: әгәр бал кортлары бал таба ала икән, эшче кортлар ана кортка бәби табарга кирәклеген белдерә. Ана корт бәбиләр таба, умарта күче зурая, көчлерәк була. Барыбыз да беләбез бит, умарта күче зуррак булган саен, ул көчлерәк. Нәрсә әйтәсем килә, әгәр дә без дөрес юлда, дөрес һәм хак диндә булып, гаиләләрдә балаларыбыз күп булса, безнең милләтебез дә көчле, гайрәтле була, илебездә бәрәкәт була. Бүгенге көндә шәхсән мин татар телле мөселман булуым белән чиксез горурланам.
Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов сүзләренчә, балалар үзенең туган телен камил белергә тиеш. Аннан тыш, рус, инглиз һәм гарәп телен белү дә мөһим булып тора. Ләкин ана теле – һәр нәрсәдән өстен. Ул гына да түгел, һәр җирдә өлгер, тырыш та булган Йосыф, кечкенә чагыннан ук билбаулы татар көрәше белән дә мавыга икән. Аның ярышларда катнашып алган бик күп диплом, грамоталары, медаль һәм кубоклары да бар.
- Без кайда гына, ничек кенә яшәсәк тә, борынгы ата-бабаларыбыздан мирас булып безгә зур байлык – тел һәм динебез – калган, – ди Фәнис хәзрәт. – Без дә үз чиратыбызда аны сакларга, кирәк вакытта якларга һәм иң мөһиме балаларыбызга, киләчәк буыннарга биреп калдырырга бурычлыбыз. Динебез – ислам, телебез – татар булу белән без чиксез бәхетле.
Чынлап та, бүгенге көндә шундый рухлы, тырыш, максатчан милләттәшләребез, райондашларыбыз булу белән без дә чиксез горурланабыз. Динебез һәм милләтебез дәвамчылары буларак, башкаларга да үрнәк, кирәк вакытта өлге итеп алырлык булсын дип, алар турында сөйлибез.
Индира СӘЙФУЛЛИНА
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев