Дини сорауларга ачыклык кертәбез
Баулыларның дини мәсьәләләргә кагылышлы сорауларына районның имам мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов җавап бирде. Әлеге әңгәмәне без укучыларыбызга да җиткерәбез.
Ләйсән, Баулы:
– Узган “Иман нуры” тапшыруларның берсендә никах шартлары турында сөйләдегез. Шунда иң беренче шарт – кияү белән кәләшнең Аллаһка ышануы, ягъни мөселман булулары һәм моны: «Лә иләһа илаллаһ, Мөхәммәду расуллаһ» – дип иман сүзен әйтеп дәлилләп күрсәтүләре дип әйткән идегез. Шуны ишеткәч, күңелемә шик керде. Минем тормыш иптәшем шул сүзләрне берничек тә әйтә алмады бит. Без 25 ел яшибез. Безнең никах дөрес булмыймы?
– Илебез төрле вакытларны кичерде. Дин тыелган чорлар да булды. Шуңа карамастан, безнең татар кешесе, татар халкы үзен һәрвакыт мөселман итеп санады. Кулыннан килгәнчә, мөселманча яшәргә тырышты. Безнең әби- бабаларыбыз да үзләренең балаларын күп вакыт мәгънәсен аңлатмасалар да, догалар өйрәткәннәр. Динебез яңадан күтәрелә башлаган чорда гына догаларны да, кирәкле сүзләрне дә белеп бетермәгәндер. Шуңа күрә, үзен мөселман итеп хис иткән булса, никах шартлары дөрес булса, шаһитлар булса, яшь егет белән яшь кызның өйләнешүләре хакында кешеләргә игълан ителгән булса, иншаллаһ, ул никах дөрес булып саналачак. Әлеге сорау белән мөрәҗәгать иткән Ләйсән ханыма борчылырга урын юк. Шулай да бүгенге көндә мәчетләребез эшләп тора, анда хәзрәтләребез бар. Хәзрәтләр никах алдыннан яшьләр белән сөйләшү уздыралар. Әгәр дә егет белә торып шул сүзләрне ягъни «Лә иләһа илаллаһ, Мөхәммәду расуллаһ» диеп әйтүдән баш тарта икән, бу очракта әлбәттә, никах дөрес булмый.
Айсылу Галиева, Баулы:
– Хәзер бурычка акчалар ала-ала никах ашлары, зур туйлар уздыралар. Никах һәм туйны бурычка үткәрергә ярыймы?
– Әлеге сорауга килгәндә, бу бик мәшәкатьле әйбер. Күп вакыт яшьләрнең өйләнешүләренә бу киртә дә булып кала. Никтер шундый гадәткә кереп киткән, туй уздырсаң, ярты дөньяны чакырып уздыру кирәк дип уйлыйбыз. Динебез күзлегеннән бу мәсьәләне карасак, төп шарт булып – яшьләрнең өйләнешү вакытларына килеп җитүе. Безнең бит динебездә: “Яссир вә лә тәгассир” дигән сүзләр бар, ягъни: «Җиңеләйтегез, авырайтмагыз”, диелә. Шуңа күрә дә үзебезгә дә, өйләнешергә ният кылган яшьләргә дә авырлык китермичә үткәрү хәерле булыр. Никахларны, туйларны хәленнән килгәннәр зурлап уздырса да була. Шәригать күзлегеннән карарга кирәк, өйләнү- ул пәйгамбәребез сөннәте. Шуңа күрә, бернинди дә бурычларга кермичә генә аны матур итеп уздырсаң, ул хәерлерәк. Чөнки бурычка керсәң, аны бит барыбер кайтарырга кирәк. Ә зур туйларга киткән акча яшьләрнең тормышын башлап җибәрү өчен тотылса, күпкә хәерлерәк була. Сер түгел, финанс ягы җитешмәгән очракта гаиләләр дә таркала. Бурычка алып туй уздыруны харам диеп әйтә алмыйбыз, ләкин яхшы эш түгел.
Рәсимә Нуриева, Баулы:
– Рамазан аенда авырып китеп, ике генә көн ураза тота алдым. Калган көннәремне кайсы вакытта булса да тотсам ярыймы икән?
– Рамазан ае уразасы – ул фарыз. Моннан тыш сөннәт уразалары бар. Алар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәре тотыла. Мөселман календаре милади тәкъвим буенча тотыла торган уразалар бар. Рамазан ае – ул әйткәнемчә, фарыз. Кешенең ураза буенча бурычы бар икән, аны үтәү дә бурыч булып тора. Кеше аны мөмкинчелеге булган вакытта тиз арада тотса, хәерле булыр. Аны алдагы Рамазан аена кергәнче тотып бетерергә кирәк. Нәфел һәм сөннәт булган уразаларның савабына ирешер өчен башта фарыз уразаны тотып бетерергә кирәк.
Айгөл Хәбипова, Баулы:
– Пасха бәйрәме булды. Мөселман булган кешеләр дә кулич алып ашадылар. Өстәлдә кулич булу – ул Христосның күренмичә генә шунда булуын дәлилли, дигәнне укыдым күптән түгел. Дөрес, шәхсән үзем дә пасха көннәрендә кибеттән кулич ала идем. Бу ел икеләнеп калдым.
– Безнең ислам динендә ике генә дини бәйрәмебез – Ураза гаете һәм Корбан гаетебез бар. Аннан тыш гореф-гадәтләребез белән бәйле булган Сабантуйлар, Нәүрүз бәйрәмнәре бар. Ул бәйрәмнәрне бәйрәм итеп карау ярый. Ул безнең тарихыбыз белән дә бәйле, эш башлау яки тәмамлануларны белдергән бәйрәмнәр. Ләкин Пасха, Рождество кебек бәйрәмнәр алар икенче диннең махсус бәйрәмнәре булып тора. Мөселман булган кешегә бу бәйрәмнәрдә бәйрәм буларак кабул итеп, катнашып йөрү – дөрес түгел. Әйткәнемчә, динебездә билгеләнгән ачык ике бәйрәм бар. Әлбәттә, дусларың арасында, күршеләрдә бәлки бәйрәм итүче башка дин кешеләре булырга мөмкин, аларны кире какма, ләкин син аны гаиләңдә бәйрәм итмә. Динебездә без: “Лә иләһа илаллаһ, Мөхәммәду расуллаһ” ягъни “Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат юк”, диябез һәм Мөхәммәт Аллаһының соңгы хак булган илчесе икәнен кабул итәбез.
Рәзинә Шаракова, Баулы:
– Мәетнең 3нче, 7нче, 40нчы көннәрен үлгән көненнәнме, әллә күмелгән көненнәнме санарга?
– Бу мәсьәлә күп кешене борчый. Әлеге сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый. Татарстан республикасының Диния нәзарәте пленумы да булып узды. Шул пленумда бу сорауга ачыклык кертер өчен карар кабул ителде. Бу карар – нигезләмә һәр авыл җирлегендәге имамнарга да таратылды. Аны һәр кеше мәчетләргә килеп үзе дә укый ала. Менә шул нигезләмәдә кешенең җирләнгән көненнән алып өчесе, җидесе, кырыгы, еллыгы уздырыла диеп кабул ителде. Шулай да төрле очрак булырга мөмкин бит, бу соңгы вакыттагы махсус хәрби операция белән дә бәйле. Мәсәлән, кешенең үлгәне билгеле, ә мәетен алып кайта алмыйлар тиз генә. Андый вакытта коръән укытып, дога кылдыруның бер зыяны да юк. Дога кылу, дога кылдыру кирәк, мәрхүмнәр бу дөньядан киткәч, бөтен гамәлләре өзелә, алар үзләре өчен бернинди дә изгелек эшли алмыйлар. Шунлыктан, туганнары алар өчен дога кылдырып, сәдакалар биреп изгелекләр эшли ала.
Хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең дә дини мәсьәләгә кагылышлы сорауларыгыз бар икән, аларны “Баулы-информ” редакциясенә юллый аласыз. Безнең телефон: 5-64-44, 5-64-47.
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев