Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Изге уртак максат
Районыбыз татар теле укытучылары даими рәвештә милли мәгариф буенча регионара семинарларда коллегалары белән тәҗрибә уртаклашалар. Күптән түгел кунакчыл Шалты мәктәбе күрше төбәкләрдән килгән һәм шулай ук районыбыз мәгариф хезмәткәрләрен каршы алды.
-
Яллары күңелле башланды
Васькино-Туйралы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре быел да авыл балалары өчен "Аҗаган" хәрби-спорт уены оештырдылар.
-
Баллар санар чак җитте
Баулыда БДИ формасында тапшырылган 4 имтиханның нәтиҗәләре билгеле.
-
Туган илем - татар җире, туган телем - Тукай теле
(11 май) Бүген Баулы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында туган тел бәйрәме узды. Әлеге тамаша татар халык җыр-моңнары, биюләре белән үрелеп барды. Бәйрәмдә татар телен өйрәтүгә күп көч куйган -ветеран укытучыларны, республика һәм район күләмендә узган олимпиадаларда, конференцияләрдә, шигырь бәйрәмнәрендә призлы урыннар яулаган укучыларны хөрмәтләү булды.
-
Тормышны саклаучы реклама
Район мәгариф бүлегендә "Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы территориясендә 2006-2012 елларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын үстерү" максатчан программасы кысаларында үткәрелгән социаль реклама продукциясе конкурсына йомгак ясалды.
-
Әдипне олылыйбыз
Бүген Габдулла Тукайның туган көне. Татар халкының бөек шагыйре туган көнен бөтен татар дөньясында, шул исәптән Баулы районы мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә дә, ел саен билгеләп үтәләр. Мәсәлән, Татар Томбарлы авылы мәктәбендә бу көннәрдә Г.Тукайга багышланган декада бара. Фәнни конференцияне, сочинениеләр һәм рәсемнәр конкурсларын, театрлаштырылган тамашаларны, "Башваткыч" уенын һәм башка...
-
Зирәкләр һәм тапкырлар көч сынашты
Яшь интеллектуалларның чираттагы очрашуы Баулы шәһәренең якынлашып килүче 15 еллык юбилеена багышланды.
-
имтиханнарга да күп калмады
ТР Министрлар кабинетында узган видеобрифингта быел БДИ үткәрүдә әллә ни әһәмиятле үзгәрешләр булмавын хәбәр иттеләр.
-
Алар компьютер белән дус
Февральнең соңгы көнендә яшь программалаучылар, үзләренең конкурс эшләре белән таныштыру өчен, мәгълүмати-методик үзәктә җыелдылар.
-
Чибәр һәм киң күңелле
Александровка мәктәбенең инглиз теле укытучысы Светлана Арысланова февраль башында "Ел хатын-кызы" республика конкурсының зона этабында катнашты һәм "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә диплом яулады.
-
Туган телгә мәхәббәт тәрбиялиләр
6нчы мәктәптә Халыкара туган тел көненә багышланган славян язуы бәйрәме булып узды.
-
Мәктәпләрне капиталь реомнтлауга һәркем күзәтчелек итә ала
Капиталь ремонт барышында күпме акча тотылуын интернеттан файдаланучы һәрбер кеше күрә ала.
-
Туган телгә тугрылык
Туган телгә тугрылык 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Районыбызда яшәүчеләрнең күпчелегенең туган теле - рус теле. Аны популярлаштыруга ветераннарның үрнәк рус халык хоры зур өлеш кертә.
-
Бу көнне барыбыз да кызлар һәм малайлар
Бу көнне барыбыз да кызлар һәм малайлар Февральнең беренче җомгасында традиция буенча район мәктәпләрендә үткән елларда укуларын тәмамлаучылар белән очрашулар уза.
-
Хатын-кыз бәхете
Ана бәхете иҗади эш өчен көч һәм энергия бирүче рухи чыганак булып тора.