Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Реквизитлар: казлар, бәлеш, тула оек
Авылларда да миллилек бетү ягына бара, дигән фикерләрне ишеткән бар. Районыбыз үзешчән сәнгать смотрының Мортаза авыл мәдәният йортында узган тәүге концерты киресен раслады: юк, бетми әле ул! Яшьләр дә милли гореф-гадәтне якын күрә, Аллага шөкер.
-
Фәнис Яруллин атналыгы
1-7 февральдә 1 нче номерлы шәһәр китапханәсендә Фәнис Яруллинга багышланган атналык булып үтте. Бу атнада балалар Ф. Яруллинның иҗаты һәм тормышы белән тирәнтен таныштылар: 6-9 яшьлек балалар өчен Ф. Яруллинның шигырьләрен һәм хикәяләрен кычкырып укулар булды, балалар"әкияткә сәяхәт"тә булдылар. Шулай ук "Здравушка"клубында Ф. Яруллинның тормышы һәм иҗаты турында сөйләнелде, шигырьләре...
-
Кеше китә, җыры кала
Исән булса, иртәгә, 9 февральдә, безнең күренекле якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, прозик һәм драматург Фәнис Яруллинга 75 яшь тулган булыр иде. Әлеге истәлекле вакыйга хөрмәтенә районыбызда төрле чаралар үткәрелә.
-
Якташ бүләге
Үткән атнада Яңа Чүте халкы һәм күрше авыллардан килгән тамашачылар хозурланып Казан артистлары концертын карадылар. Концертны Яңа Чүте авылында туып-үскән баянчы, автор-башкаручы Нияз Сафиуллин оештырган. Аның белән бергә бу кичне шулай ук сеңлесе Гөлназ, артистлар Вадим Захаров, Рафил Җәлалов, Айдар Галиәсгаров чыгыш ясаган. Һәрбер номерны тамашачылар алкышларга күмгәннәр. Концертка керү...
-
Сезне курчаклар көтә
Туган як музеенда җирле кул эшләнмәләре осталары күргәзмәсе ачылды. "Тылсымлы курчаклар дөньясы" күргәзмәсендә тильда курчаклары тегү белән шөгыльләнүче Т.Кретневаның, В.Әхмәдиеваның, Т.Григорьеваның эшләре урын алды. Быел күргәзмәдә Укучылар йорты хезмәткәре, әле күптән түгел генә әнә шундый курчаклар тегү серләрен үзләштергән А.Баһаветдинова да катнаша. Биредә аның кул астында шөгыльләнүчеләрнең эшләре дә куелган....
-
Баулы “шайтаннары” республика буенча гастрольләрдә йөри
Баулы татар халык театры Казанда узган "Идел йорт" халык театрларының ХII төбәкара фестиваленең II йомгаклау турында катнашты. Коллектив казанлылар хөкеменә якташыбыз Зөлфия Минһаҗеваның "Шайтан бутады" дигән спектаклен тәкъдим итте. Республиканың күренекле актёрлары, мәдәният эшлеклеләреннән төзелгән жюри спектакльгә югары бәя бирде. Әлеге музыкаль комедияне Баулы, Бөгелмә һәм Ютазы районнары тамашачылары да...
-
Ринат Рәхмәтуллинның Баулыдагы маҗаралары
2010 ел җәендә, бөтен кеше тилмереп яңгыр көткәндә популярлык казанган "Тукта, яңгыр" жыры авторы һәм башкаручысы Ринат Рәхмәтуллин күптән түгел Баулының төп сәхнәсендә - М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында яңа концерт программасын тәкъдим итте. Аның алдыннан ул безнең хәбәрчебезгә интервью бирде.
-
Ди-джейлар “ринг”ында
"Яшьләр дөньясы" күп профильле яшьләр үзәге "Ватан" клубында мәктәпләр арасында "Ди-джейлар көрәше" конкурсын үткәрде.