Күңел дәфтәре рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Сафлыгым белән бергә яшьлегемне дә югалттым»
Баулы укучыларыбызга хикәя тәкъдим итәбез
-
Туй күлмәге
“Бүген шушында катып үлсәк, мине туй күлмәгемнән күмсеннәр”, – диде дә Гөлия, туңган кулларын бер-берсенә ышкып, бит алмаларыннан тәгәрәп төшкән яшь тамчыларын сыпырып төшерде. Күз яшьләре кайнар булса да, салкын бит очларында алар тиз суына, бозга әйләнеп, ияк очларын пешереп ала.
-
Бай туганыбыз туенда кадерсез кунаклар булдык
Татар халкы бик акыллы халык бит ул. «Туганың хәерче булса – бирә алмый, бай булса – күрә алмый», – диләр. Бәлки бу әйтем башкачарак яңгырыйдыр. Ләкин мәгънәсе бер, әгәр гаиләдә берең ярлы, икенчең бай икән, бу тормыш иткәндә бик сизелә.
-
Ник минем теләкләрем кабул булмый икән...
“Әйдәгез инде, бүген бәйрәм! Шушы рюмканы гына салып куябыз да, иртәгә уразага керәбез, – дип шаркылдап көлде Рәсимә карчык, кулындагы аракы салган рюмкасын каршында утырган уллары, карт җиңгәчәсе, күрше хатыннары белән алмаш-тилмәш чәкештереп. – Килен, әйдә син дә кушыл!”
-
"Әнә ирем, юынырга кереп китте. Димәк, безне тагын бер бәхетле төн көтә..."
Укучыларыбызга тормыштан алынган хикәя тәкъдим итәбез
-
Үзем белән алып китәр яраларым
Ялгызы гына чәй эчеп утырганда, Галия тагын уйларына бирелеп китте. Ялгызы... Соңгы араларда ул үзенең тормышы, 75 ел гомер яшәвенең заяга узганлыгын аңлап, йөрәген нидер чеметеп куя, җаны сыкрый башлый. Аның бит бер генә көне дә, бер генә сәгате дә бәхетле булып үтмәгән. Менә алтмыш елдан артык аның күз алдында зират юлы, лап-лоп итеп атлаган аяк тавышлары...
-
Нахак (Булган хәлләргә нигезләнеп язылды)
Ришат төшке аш ашарга кайтып кына утырган иде, телефон шалтырады. Чыбыкның теге ягында эндәшәүче юк, бераз мышнаган тавыш кына ишетелде кебек. “Алло! Исәнмесез, ник дәшмисез?” – дигән соравына: “Мин Алиянең сөяркәсе” – дигән яшь кенә ир- ат тавышы ишетелде. Һәм трубканы куйды. Ришат кына кулында тоткан телефон трубкасын кая куярга белми изаланды. Аптырагач, кресло өстенә ыргытып, чыгып китте.
-
Тасмалы ташлар — кыяда...
"Сөембикә" журналыннан бер язма бирәбез
-
"Шайтан бар ул, бар!.."
Якташыбыз Вахит Юныс хикәясен тәкъдим итәбез
-
Салихта яшәүче шагыйрә Тәслия Галиева: иҗат җимешләрен тормышка мәхәббәттән алам
Баулы районында талантлы шәхесләр күп. Андыйлар арасында Салих авылында яшәп иҗат итүче Тәслия Галиева да бар.
-
Бүгенге көн кәефе якташыбыз иҗатында чагыла
Якташыбыз Камил абый Шәмсуаровның берничә шигырен сезгә тәкъдим итәбез
-
Якташыбыз иҗаты
Исергәп авылында яшәүче Камил абый Шәмсуаровның татарлар турында язылган матур шигырен сезгә тәкъдим итәбез
-
Бәхетлеме син, хатын-кыз?
“Эх, үзем яраткан кеше белән гомер итә алмадым!” Мондый сүзләрне 85 яшен тутырган апа авызыннан ишетермен дип, бөтенләй дә уйламаган идем. Читтән карап торганда, ул үзенең тормыш иптәше белән бик бәхетле яшәгән кебек. Аларга карап, бер-берсе өчен туган парлар, дип уйлап куя идем. Ә тормышта андый язмышлы хатын-кызлар гаять күп икән бит.
-
Төш
Соңгы вакытта үлем-китемнәр турында еш ишетәбез. Мондый куркыныч хәбәрләргә күнегеп тә беттек бугай инде. Бүген тагын шундый авыр хәбәр килеп иреште. Тик аның үләчәген мин белә идем, чөнки ул да мин төштә күргән “концертлар залына керде”.
-
Авыру каян эләгә дип, баш ватасы түгел...
Пандемия вакыты. Авыр вакыт дибез. Кая барсак та, социаль дистанцияне саклау буенча катгый таләпләр куелган, үзебез дә кешеләргә якын килмәскә өйрәнеп беттек кебек. Кайбер кибетләргә QR-кодлар белән генә керәбез. Тик бу катгый таләпләр барысы да кибетләрдә, ял итү һәм күңел ачу урыннарында, балалар бакчасы һәм мәктәпләрдә генә булырга тиеш кебек тоела.