Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Район башлыгы киңәшмәдә ниләр сөйләде?

Бүген район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре белән узган атналык киңәшмәдә райондагы яңа объектларны ачуга әзерлек, тилчә вирусы таралу куркынычы, "Водоканал" милеген урлау, авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәм башка мәсьәләләр каралды.

Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин Башкортстанның Туймазы районында тилчә авыруы таралу сәбәпле килеп туган хәл белән таныштырды. Баулы белән чиктәш район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә миллионлаган сумлык зыян килде.

- Әлеге мәсьәләгә җитди каравыгызны үтенәм, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы җитәкчеләргә. - Бер җирдән дә терлек, ит, азык, сөт продукциясе кертергә ярамый. Вирус кеше өчен дә куркыныч. Берәр кешенең районга ит алып кергәнен белсәгез, бу хакта ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез.

Полиция мәгълүматына караганда, көн саен Башкортстан чигендәге контроль постлар бүгенге көндә тыелган товарлы яки терлекле кимендә бер машинаны Баулы районына кертмичә кире бора.

Шуңа күрә Баулыда ярминкәләр үткәрү мәсьәләсе хәзер аеруча актуаль. Алар шәһәр халкын - районыбызда җитештерелгән сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү, ә җитештерүчеләргә аны сатарга ярдәм итү максаты белән үткәрелә. Район башлыгы ярминкәдә катнашмаучы авыл җирлекләрен тәнкыйтьләде. Ул авыл хуҗалыгы идарәсенә ярминкәдә сатылган товарның күләмен һәм ассортиментын атна саен күзәтеп барырга кушты.

Техник һәм азык культураларын урып-җыю дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәрит Кыямов хәбәр иткәнчә, алар барлыгы 14,9 мең гектар мәйданнан урып-җыелган. Азык бер баш мөгезле эре терлеккә 29,5 центнер исәбеннән әзерләнгән. Төп туфрак эшкәртү 70 процент мәйданда башкарылган. Фәрит Кыямов авыл җирлеге башлыкларының сыер һәм кәҗә асраучыларга тиешле субсидия документларын тапшыруда активлыгы түбән булуын әйтте һәм әлеге эшне тизләтүләрен үтенде.

Район башлыгы Зиновьев урамындагы күп фатирлы йортны төзүчеләр һәм подрядчылар эшен тәнкыйтьләде. Йортны тапшыру срогы күптән үткән, ә башкарасы эшләр әле байтак. Шулай ук район үзәк хастаханәсе территориясен төзекләндерү дә тәмамланмаган. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев анда яңа салынган асфальтның сыйфаты начар булуын әйтте.

"Водоканал" җитәкчесе Айнур Гыймаев күптәнге проблеманы күтәрде. Люкларның чуен капкачларын урлау дәвам итә, бу исә кешеләр гомеренә куркыныч тудыра. Предприятие коеларны норматив хәлгә китерү белән шөгыльләнә, тик еш кына капкачларны куюның икенче көнендә үк урлыйлар.

Район башлыгы полициядән әлеге проблемага игътибарны көчәйтүләрен сорады. Шәһәр халкына да уяулыкны югалтырга ярамый, урлашканнарын күргән очракта хокук саклау органнарына хәбәр итү зарур.

Атналык киңәшмә ахырында Рамил Гатиятуллин мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Роза Нәфыйкованы - юбилее, Покров-Урыстамак авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Юлия Егорованы туган көне белән тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев