Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Түбәләрне һәм юлларны чистартырга кирәк

Һава торышындагы кискен үзгәрешләр Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин үткәргән аппарат киңәшмәсенең көн тәртибенә төзәтмәләр кертте.

Дүшәмбегә каршы төндә йөк машиналары Александровка тавына көч-хәл белән генә күтәрелделәр. Юлчыларга бу көннәрдә автотрассаларны кардан көчәйтелгән режимда чистартырга кушылды. Торак-коммуналь хезмәтләр куркыныч участокларга ком сибәргә тиешләр, чөнки суык үзен көттермәячәк. Сүз уңаеннан, кибетләргә кергән урында таеп егылып җәрәхәт алучылар да булган. Шуңа күрә сәүдә нокталарына һәм учреждениеләргә җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын да кайгыртырга кирәк. Район башлыгы йортларның һәм башка биналарның түбәләрен кардан һәм боз сөңгеләреннән чистартырга кушты. Ул шулай ук укучыларны Әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында каты көнкүреш калдыклары полигонына алып бару идеясен хуплады. Кешеләрнең эшчәнлегеннән табигатькә нинди зыян килүен алар үз күзләре белән күрә алачаклар.

ОРВИ белән авыручылар саны арта. Үткән атнада гына да шул сәбәпле 250 мөрәҗәгать теркәлгән. Авыручыларның күпчелеге - 14 яшьләре тулмаган балалар. Әлегә эпидемия чиге үтелмәгән, әмма бу бик тиз булырга мөмкин.

Полициягә кадрлар туплау мәсьәләсенә Альберт Хәбибуллин аерым тукталды:

- Соңгы призыв вакытында гына да армиягә 49 Баулы егете китте. Әлеге вакытта белемле 28 югары якташыбыз армиядә хезмәт итә. Бүгеннән үк алар арасыннан полициядә хезмәт итәрлек егетләрне эзли башларга кирәк, - диде район башлыгы.

Альберт Хәбибуллин Алексеевка авылында урамнарны яктыртуны һәм, колонкадан су агып ятуы аркасында, бозга каткан юлның торышын тәнкыйтьләде. Ул Новозареченск бистәсендә картлар йорты филиалы ябылганнан соң бушап калган бинаны муниципаль торак фондка күчерү мәсьәләсен тикшерергә кушты. Авыл җирлекләре башлыклары фермаларга сирәк барулары өчен тәнкыйтьләнделәр.

Район башлыгы бюджет акчаларын нәтиҗәле файдаланырга кирәклеге турында кисәтте һәм җирлекләр башлыкларын үткән елдан калган акчаларны иң беренче чиратта инфраструктура төзү һәм ремонтлау өчен проект-смета документлары эшләүгә юнәлтергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев