Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Шимбә өмәләре старт ала

Апрель һәм май айларында Баулыда һәр елдагыча санитар чистарту һәм төзекләндерү ике айлыгы үтәчәк. Шәһәр башкарма комитеты карары белән төрле чаралар, аларны башкару өчен җаваплы кешеләр билгеләнгән.

Урамнарны һәм ишегалларын чистарту буенча өмәләр үтәчәк. Карт агачларны кисү, куакларны һәм агачларны нәфис кисү, юллар буенда һәм сулыклар янында үсентеләр утырту каралган. Апрель аенда ук юлларны һәм тротуарларны, йортлар фасадларын һәм сәүдә объектларын, скверларны, балалар мәйданчыкларын, чүп контейнерларын һәм контейнерлар мәйданчыкларын ремонтлауга керешәчәкләр. Зиратларны һәм чишмәләрне дә төзекләндерәсе бар. Май аеның икенче яртысында Баулы елгасы ярларын чистарту оештырылачак. Ике айлык барышында, халык күмәк ял итә торган урыннарның, бакчачылык һәм гараж милекчеләре җәмгыятьләренең санитар торышына игътибар арттырылачак, рейдлар һәм "Чиста һава" операциясе үтәчәк.
Баулы шәһәре төзекләндерү буенча республика конкурсында берничә тапкыр призёр булды. Һичшиксез, монда барлык шәһәрдәшләребезнең өлеше бар. Бу елда да безнең барыбызны да, җиңнәрне сызганып, уртак көч белән туган шәһәребез урамнарында тәртип урнаштыру көтә. Әлеге игелекле эштә пенсионерлар да, эшчеләр дә, укучылар да актив катнаша. Хуҗабикәләр дә үз өлешләрен кертә ала - шәһәребездә кешеләрнең, үз ишегалларында чисталыкны саклап кына калмыйча, чәчәклекләр дә оештырулары мисаллары бар. Бу игелекле эшләр ике айлыгында күп фатирлы йортлар старосталары һәм урам комитетлары рәисләре, әлбәттә, төп рухландыручылар булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев