Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Районның 2035 елга кадәрге перспективалары билгеләнде

Баулы муниципаль районы Советы территориаль планлаштыру схемасы проектын кабул итте.

РФ Дәүләт төзелеше кодексы таләпләрен үтәү масатыннан, район башкарма комитеты "Татинвест-гражданпроект" проект төзү-тикшеренү, фәнни-производство фирмасына заказ биреп территориаль планлаштыру схемасы проектын эшләткән. Асылда ул - Баулы районының 2035 елга кадәрге үсеше фаразы. Документны әзерләгәндә дәүләт статистикасының рәсми күрсәткечләре, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары материаллары һәм район хакимиятенең һәм авыл җирлекләренең күрсәткечләре файдаланылган, федераль, республика һәм муниципаль программалар, Баулы шәһәренең генераль планы исәпкә алынган.
Мәсәлән, документта, Татарстан Республикасының территориаль планлаштыру схемасы нигезендә, Баулы районы аша узучы М-5 "Урал" федераль автомобиль юлын (Мәскәү - Чиләбе) реконструкцияләү күздә тотылуы исәпкә алынган. Шулай ук Татарстан Республикасының территориаль планлаштыру схемасында, Исергәп, Новозареченск, Шалты торак пунктларын урау юлы төзеп, 1Р-239 "Казан-Оренбург" автомобиль юлын реконструкцияләү күздә тотыла.
"2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясенең транспорт стратегиясе" нигезендә, федераль әһәмияттәге юллар челтәренә "Европа-Көнбатыш Кытай" автомобиль юлының (Санкт-Петербург - Вологда - Йошкар-Ола - Казан - Оренбург - Казахстан Республикасы чиге) Баулы районы аша узачак яңа юнәлешен кертү мөмкинлеге күздә тотыла.
Районның территориаль планлаштыру схемасына мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, сәүдә, элемтә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү системасында социаль инфраструктураны үстерү чаралары кертелгән.
Территориаль планлаштыру схемасының максаты - көндәшлеккә сәләтле һәм инвестицияләр җәлеп итәрлек территория булдыру, социаль-икътисади үсешкә ирешү, хуҗалыкның территориаль оешуын, хезмәт базарын көйләү, гомумән алганда, районның тотрыклы үсешен тәэмин итү.
Баулы муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы гаять күләмле документ. Ул карталардан һәм график материаллардан тора, ә аңлатма язуы ике томга сыйган.
Территориаль планлаштыру схемасы белән http://83.229.186.246/graddoc/pages.php?id=stp_bavli адресы буенча интернетта яисә Баулы муниципаль районның bavly.tatarstan.ru сайтында "Службы района", аннары "Отдел архитектуры и градостроительства" сылтамаларына кереп, "Документы территориального планирования Бавлинского муниципального района" бүлегеннән танышырга мөмкин. Кәгазьдә схема үрнәге архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлегендә бар (Баулы шәһәре, Җиңү мәйданы, 4нче йорт).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев