Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Халыкны нәрсә борчый?

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында, 2012 елның беренче квартал йомгаклары буенча, Баулы муниципаль районы Советы аппаратының гомуми бүлек начальнигы урынбасары Р.Насыйбуллина сөйли.

2012 елның 1 кварталында районның җирле үзидарә органына 1441 мөрәҗәгать керде, шул исәптән 532 хат һәм 609ы телдән. Узган ел белән чагыштырганда мөрәҗәгатьләр саны 49 процентка артты: 2011 елның гыйнвар-март айларында 765 мөрәҗәгать теркәлде, шул исәптән 140ы язмача, 625е телдән.
Гражданнар хәзер интернет аша ешрак мөрәҗәгать итә. Муниципаль район башлыгының рәсми сайтына агымдагы елда 13 электрон хат килде.
Телдән мөрәҗәгатьләрнең 24е - муниципаль район башлыгы кабул итүендә, 19ы - аның урынбасары, 47се - муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе, 23е - Баулы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе һәм 422се авыл җирлекләре башлыклары катнашында тик-шерелде. 80 мөрәҗәгать (7 процент) комиссия белән яисә урынга чыгып каралды.
Заявка бирүчеләрнең 48 проценты - эшкә сәләтле гражданнар, 52 проценты - пенсионерлар, 14 проценты - фермерлар, 5,8 проценты - эшмәкәрләр, 14,2 проценты - күп балалы гаиләләр, 5 проценты - сугышта катнашучылар һәм сугыш ветераннары, 2,5 проценты - инвалидлар.
Әлбәттә, барлык үтенечләрне дә канәгатьләндереп булмый. Кайчагында алар законга сыймый. Ләкин күпчелек очракта (59,3 процент) мөрәҗәгатьләрне тикшергән вакытта уңай карарлар кабул ителгән.
Мөрәҗәгатьләрнең төп өлешен торак шартларын яхшыртуга, хезмәткә түләү һәм торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатына, халыкның аз тәэмин ителгән катламнарына матди ярдәм күрсәтүгә кагылышлы мәсьәләләр тәшкил итә. Торак мәсьәләләрен хәл итүне сорап (11,3 процент гариза) күбрәк бюджет өлкәсе хезмәткәрләре мөрәҗәгать итә. Социаль ипотека буенча торак сатып алу өчен башлангыч кертемне түләргә хәлләре булмаган күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләр, янгынга дучар булучылар һәм халыкның аз тәэмин ителгән катламнары еш ярдәм сорый. Торак мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иткән 129 кешенең 28е - Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл ветераннары һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары.
2012 елның 1 кварталында 1 яшь гаилә "2012 елга кадәр авылның социаль үсеше" программасы буенча торак шартларын яхшырткан һәм торак сатып алырга субсидия алу өчен ташламалы чираттан 3 кеше торак алуга ирешкән.
Коммуналь-көнкүреш хуҗалыгы проблемалары буенча мөрәҗәгатьләр саны 2,5 тапкыр артты һәм 199 берәмлек тәшкил итте, шул исәптән җылыту буенча - 16, су белән тәэмин итү - 12, канализация - 5, су белән тәэмин итү һәм канализация стоякларын алыштыру - 8, подъездларны ремонтлау - 10, агымдагы ремонт үткәрү - 21, ишегалларын төзекләндерү - 3, йортны капиталь ремонт программасына кертү - 6, йортта вентиляция начар эшләве - 7, йортта түбә ремонтлау - 3, подъездларда җыештырган өчен кабаттан исәпләүләр үткәрү, чүп-чарны үз вакытында чыгармау һәм башкаларны исәпләүләрнең дөреслеген тикшерүне сораган үтенеч язуы белән - 9. Гомумйорт ихтыяҗларына (ОДН) түләүләрне исәпләү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр кимеми, ә югыйсә, гражданнарның уңайлыгы өчен портал оештырылган, анда шәһәрдә яшәүче һәрбер кеше тарифларны карый, торак-коммуналь хезмәтләр өчен үз квитанцияләрен бастыра, фатир счётчиклары күрсәткечләрен бирә һәм гомумйорт исәпләү приборлары күрсәткечләрен тикшерә ала. Муниципаль район һәм идарәче компаниянең рәсми сайтларында, тарифлар буенча ТР Дәүләт Комитеты сайтында тиешле мәгълүмат урнаштырыла, анда идарәче компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында мәгълүматлар, башкарылучы эшләр һәм хезмәтләр турында мәгълүматлар, аларның бәяләре һәм шулай ук торак коммуналь хезмәтләргә расланган тарифлар урнаштырыла.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрендә күтәрелүче торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләрен тагын да нәтиҗәлерәк хәл итү өчен, Баулы шәһәрендә халык белән микрорайоннарда очрашулар үткәрелә. Мәсәлән, 2012 елның 1 кварталында, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе, шәһәр Советы депутатлары, тормышны тәэмин итүче хезмәтләр җитәкчеләре, торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компания вәкилләре, эчке эшләр бүлеге, халыкны социаль яклау ида-рәсе, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында үткән 43 җыелышта, беренче чиратта, җылылык энергиясен, кайнар һәм җылы су белән тәэмин итүне исәпләү приборларын урнаштыру һәм куллану, коммуналь хезмәтләргә түләүләр һәм гомумйорт ихтыяҗларына, түбәләрне, подъездларны ремонтлауга, йортларны һәм ишегалларындагы юлларны, балалар мәйданчыкларын төзекләндерүгә, чүп-чарны чыгаруга түләүләрне исәпләү принциплары мәсьәләләре тикшерелгән. Мондый очрашулар йомгаклары буенча төрле хезмәтләрнең эшчәнлегенә анализ ясала һәм гражданнар тәкъдимнәрен тормышка ашыру буенча план эшләнә.
2012 елда гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү һәм мониторинглауның бердәм системасы эшли башлады, ул ТР төзелеш һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан төзелгән һәм "ПроДом" дип атала. Ул ТКХ предприятиеләренең барысының эшен гражданнарның шикаятьләрен үтәү буенча реаль вакыт режимында контрольлек итә ала, дәүләт органнары һәм гражданнар арасында үзара мөгамәләләрнең барлык процессларын автоматлаштыра: мөрәҗәгатьләрне кабул итүдән башлап, җавап бирүгә һәм аналитик хисаплар төзегәнгә кадәр. Мөрәҗәгатьләр белән эшләү өчен бердәм киңлек җаваплы затлар гамәлләренең төгәллеген һәм башкару дисциплинасының контрольдә булуын тәэмин итә.
2012 елның 1 апреленә торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасының мөрәҗәгатьләр кабул итү һәм Бердәм мониторинг хезмәтенә 20 баулылы мөрәҗәгать иткән. 20 мөрәҗәгать "Уютный дом" идарәче компаниягә җибәрелгән.
Элеккечә үк, гражданнарның җиргә һәм милеккә хокукларны рәсмиләштерү белән бәйле мөрәҗәгатьләре күп - 151 (13,2 процент). Халыкны социаль яклау мәсьәләләре актуаль булып кала бирә, алар 61 мөрәҗәгатькә кадәр күтәрелгәннәр (5,4 процент). Матди ярдәм сорап, авыр тормыш шартларында калган 15 кеше мөрәҗәгать иткән, 13 кешегә дәвалану, торакны ремонтлау, кием-салым, балаларга аяк киемнәре, азык-төлек сатып алырга ярдәм күрсәтелгән.
13 кеше эшкә урнашу проблемасы белән мөрәҗәгать иткән. Бу сан узган 2011 ел белән чагыштырганда 13,3 процентка кимегән. Мәшгульлек үзәге тарафыннан оештырылган чаралар нәтиҗәсендә, 285 кеше даими эшкә урнаштырылган. Мөрәҗәгать иткән 1170 кешенең 405е эшсез дип танылган һәм алар бүген пособие ала. Сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итүләр артты һәм алар 12 кеше тәшкил итте.
Экология мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьтә минимальлек саклана (0,3тән 1,2 процентка кадәр) - 5. Мөрәҗәгатьләр арасында транспорт - 14, элемтә - 12, мәгариф - 6, җирле башкарма хакимият органары - 3 тапкыр очрый. Газлаштыру буенча мөрәҗәгать итүчеләр юк.
Тагын бер мәсьәләләр төркеме - төзелеш, архитектура һәм шәһәр төзелеше. Бу тема 191 мөрәҗәгатьтә (2011 елның 1 кварталында 33 булган) чагылыш тапкан. Мөрәҗәгатьләрнең артуы күп балалы гаиләләргә төзелеш өчен җир участоклары бүлеп бирү турында федераль закон кабул ителүе белән бәйләнгән.
Агымдагы елның февраль аенда борчулы проблемалар буенча халык арасында сорашу оештырылган иде. Шәһәрдә мөрәҗәгатьләрне салу өчен тартмалар урнаштырылды һәм шулай ук район башлыгы катнашында 5 очрашу узды. Нәтиҗәдә 88 мөрәҗәгать керде, шуларның 4се буенча уңай карарлар кабул ителде, 21е буенча аңлатмалар бирелде, ә 61 мөрәҗәгать район һәм шәһәр башкарма комитетларына тикшерүгә җибәрелде.
Район җитәкчелегенең халык белән очрашулары барлык авыл җирлекләрендә дә узды. Үткәрелгән гражданнар җыеннары нәтиҗәләре буенча, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тормышка ашыру өчен, чаралар планы төзелде һәм расланды, ул район башлыгының шәхси контроленә алынды.
Баулы муниципаль районы-ның барлык җирле үзидарә органнары, предприятиеләре, учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре, райондагы һәм шәһәрдәге вазифаи затлар һәм депутатлар, үз вәкаләтләре нигезендә, шәхси кабул итү алып барырга, тәкъдимнәрне, гаризаларны, гражданнарның шикаятьләрен тикшерергә, законда билгеләнгән срокта тиешле чараларны кабул итәргә бурычлылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев