Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Фатыйхова Гөлфәния Фатыйх кызы

Баулыда туып-үскән күренекле хирург-онколог, медицина фәннәре кандидаты, доцент Гөлфәния Фатыйх кызы Фатыйхова вафат булды.

Ул 1927 елда Баулы авылында крестьян гаиләсендә туа. 1952 елда Уфа шәһәренең Башкорт дәүләт медицина институтын кызыл дипломга тәмамлап, Свердловск өлкәсе хастаханәләренең берсендә хирург булып эшли башлый. 1959-1960 елларда Баулыда хирург хезмәтен башкара. Аннан соңгы 40 еллык хезмәт биографиясе Казан шәһәре белән бәйләнә. 1968 елдан 1986 елга кадәр Г.Ф.Фатыйхова башта ассистент, аннан соң табибларның белемен күтәрү дәүләт институтының (ГИДУВ) хирургия һәм онкология кафедрасы доценты була. Лаеклы ялга чыккач та ул Казан шәһәренең дәвалау учреждениеләрендә бик күпләргә ярдәм итә. Шушы дәвердә беркайчан да үзенең туган ягын онытмый, якташларына һәрчак ярдәм кулы суза.
Г.Ф.Фатыйхованың хезмәтләре дәүләт тарафыннан лаеклы бәяләнде. Ул "Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен", "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медальләре, юбилей медальләре, шулай ук "Сәламәтлек саклау отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
Үз эшенең чын остасы, эчкерсез һәм олы җанлы Гөлфания Фатыйх кызы Фатыйхованың якты истәлеге йөрәкләребездә озак сакланыр.
А.Г.Хәбибуллин, М.Г.Хәсиятуллин, Р.М.Шәфыйкова, С.П.Самонина, Р.Г.Хәмидуллин, Г.Н.Ибраһимов, Г.В.Алексеев, М.Ә.Гобәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев