Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Дружиналар – ирекле, ә дежурлык – мәҗбүри

Район башлыгы предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре белән үткәргән аппарат киңәшмәсендә вазифаи бурычларга җаваплы карау мәсьәләсе берничә тапкыр күтәрелде.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге начальнигы Ринат Билалов, узган атнада районда булган хәлләр турында кыскача хәбәр иткәннән соң, ирекле халык дружиналары эшен тәнкыйтьләде һәм бу юнәлештә җитди чаралар күреләчәге турында кисәтте. Мәсәлән, узган атнада дежурлык 8 тапкыр өзелгән. Районда саламга ут төртү, автомобиль урлау очраклары кабатланган.
Шәһәрдә агач утырту урыннары билгеләнгән. Район башлыгы Альберт Хәбибуллин әлеге эшне сыйфат белән башкаруны таләп итте, чөнки узган ел утыртылган үсентеләр-нең кайберләре үсеп китә алмаган.
Кырымсарай авыл җирлеге башлыгы Елена Зелепугина кайбер предприятие җитәкчеләренең халыкның шикаятьләрен игътибарсыз калдырулары проблемасын күтәрде. Авылда байтак кеше катнашында узган җыелышка, гәрчә иң күп сорау нәкъ менә аларга булса да, "Жилэнергосервис" ЧҖҖ һәм "Вахтовик" ЧҖҖ вәкилләре, участковый килмәгән.
Район башлыгы җитәк-челәрнең игътибарын озак хәл ителми торган проблемаларга юнәлтте. Мәсәлән, үзмәшгульлек буенча кредит алган кешеләр хәзер кабат исәпкә басалар. Җәй узды, ә язгы ташу вакытында су басуны булдырмау буенча чаралар күрелмәгән.
Өлкәннәр көненә хәзер-лек эшләре бара. 29 сентябрьдә, шимбә көнне, Октябрь мәйданында зур ярминкә узачак, 1 октябрьдә М.Җәлил исе-мендәге мәдәният йортында бәйрәм концерты оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев