Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Алар өчен чик ябык

Җәйге айларда Баулы районы суд приставлары бурычлыларга чит илгә чыгу хокукын чикләү буенча 75 карар чыгарганнар.

Аларның гомуми бурычы 4 миллион сумнан артыграк тәшкил итә. Чит илләргә чыгу чикләнгән баулылыларның 49 проценты - явызларча алиментлар түләүдән баш тартучылар, аларның алиментлар буенча бурычлары 800 мең сумнан артыграк җыйналган.

Чит илгә чыгу хокукы чикләнгәч, ун кеше 600 мең сумнан артыграк бурычларын түләгәннәр.

Агымдагы ел башыннан эшкә керешкән "Үтәтү производстволары мәгълүматлар банкы" сервисының бурычлар буенча мәгълүматлар бирүен искә төшерәбез: кешенең фамилиясен һәм исемен, предприятиенең номерын яисә үтәтү производство номерын кертү белән, бурычлар турында мәгълүматлар экранга чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев