Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Акчаның төп өлеше – мәгарифкә

Муниципаль район һәм шәһәр Советларының чираттагы берләштерелгән утырышында 2012 елга район һәм шәһәр бюджетлары кабул ителде.

Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Лилия Свежинкина таныштырып узган бюджетлар проекты буенча, 2012 елда район бюджетына 435,6 млн. сум керер дип көтелә, шәһәр бюджетына -
55,6 млн. сум. Бюджетлар дефитцитсыз итеп планлаштырылган, ягъни чыгымнар керемнәрдән артмаска тиеш.
Бюджетның төп керем чыганагы булып физик затларның керемнәренә салым һәм аерым төр эшчәнлектән кергән табышка билгеләнгән бердәм салым тора, алар салым керемнәренең гомуми суммасының 97 процентын тәшкил итә. Полиция федераль бюджеттан финанслана башлагач, транспорт чараларын теркәү өчен дәүләт пошлинасы федераль бюджетка күчерелә башлады. Моның белән бәйле рәвештә җирле бюджет 2 млн. сум югалта.
Бюджет акчаларының күбесе социаль ихтыяҗларга тотылачак. 2012 елда социаль-мәдәни өлкәгә чыгымнарның чагыштырма авырлыгы барлык чыгымнарның 81 процентын тәшкил итәчәк. Хезмәткә түләүнең яңа системасына күчкән бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хаклары 2012 елның 1 октябреннән 6 процентка, ә мәдәният һәм яшьләр сәясәте хезмәткәрләренеке 16 процентка артыр дип көтелә. Чыгымнарның төп өлеше мәгарифкә карый (яшьләр сәясәтен дә кертеп) - 320, 9 млн. сум.
Утырышта депутатлар шулай ук Баулы муниципаль районының 2012-2015 еллардагы социаль-икътисади үсеше программасын, "Баулы муниципаль районының контроль-санау палатасы" муниципаль казна учреждениесе нигезләмәсен, балигъ булмаганнарның эшләре буенча комиссия составын расладылар һәм башка сорауларны тикшерделәр. Аерым алганда, шәһәр прокуроры таләбе буенча район һәм шәһәр Советларының муниципаль хезмәт турындагы карарларына үзгәрешләр кертелде. Бер үк вакытта башкарма комитет җитәкчесе дә булган муниципаль берәмлекләр башлыкларының якын туганнары хәзер турыдан-туры аларның кул астында эшли алмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев