Кызылъяр мәктәбе укучылары, укытучылары җитәкчелегендә, сугышчыларга окоп шәмнәре ясаганнар
Махсус хәрби операция башланганнан бирле, күп кенә баулылар сугышчыларга ничек тә булса булышырга омтылу теләге белән яши.
Кызылъяр мәктәбе директоры Альбина Әминова "Баулы-информ" редакциясенә хәбәр иткәнчә, 7 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре һәм хезмәт укытучысы белән, солдатлар өчен бик тә кирәкле әйбер ясарга булганнар.
"Сыйныф сәгатендә "Җәмгыятькә файдалы уртак эшкә балалар ничек катнаша ала?" дигән темага сөйләшкән идек. Укучылар белән киңәшләшеп, махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга окоп шәмнәре ясарга булдык", – дип сөйләде 7 нче сыйныф җитәкчесе Зилә Фәррахетдинова.
Шәм ясау өчен, чиста консерв банкалары, картон һәм парафин кирәк. Балалар өйләреннән – калай банкалар, Зилә Назыймовна парафин алып килгән. Укучылар, картоннар кисеп, хезмәт укытучысы Лилия Инсапова җитәкчелегендә, шәмнәр ясаганнар. Аларны эретелгән парафин белән тутырганнар.
"Окоп шәмнәрен яктылык өчен дә, ашарга җылытырга да кулланып була диләр. Файдасы булсын инде”, – ди Зилә Фәррахетдинова.
Шәмнәр сугышчыларны җылытыр һәм алар якташлары ярдәмен тоярлар, дип өметләнә кызылъярлар.
Кипкән шәмнәрне, тартмаларга тутырып, махсус хәрби операция зонасына җибәрергә әзерләп куйганнар. Аларны, мәктәп коллективы кискән токмач белән бергә, район гуманитар ярдәм җыю үзәгенә илтәләр.
Фото: Кызылъяр мәктәбе архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"
Нет комментариев