Баулылар гуманитар ярдәм җыя
Салих авыл китапханәсендә махсус хәрби операциядәге сугышчыларга гуманитар ярдәм әзерләп озатканнар.
Алгы сызыктагы якташларга гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Игелекле эшкә салихлылар да кушылган. Авыл халкы һәм авылдан читтә яшәүчеләр, күмәкләшеп, тиз арада көндәлек әйберләр, тәм-томнар җыйганнар.
"Гуманитар ярдәм җыю турында, иң элек, авылның ватсаптагы группасына яздык, - дип хәбәр итте Салих авылы китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова. – Халык тиз арада акча күчерде, оекбашлар китерделәр. Җыелган акчага азык-төлек, медикаментлар алдык".
Шулай ук, авыл китапханәсенә җыелып, сугышчылар өчен махсус бәйләгән оекбашларны да салганнар.
Гуманитар ярдәмне Тәслия Галиева, Миләүшә Шәймарданова, Ләйсәнә Таһирова, Җәлил Сафиуллин, тартмаларга яхшылап тутырып, язып әзерләгән.
Якташларга туган як күчтәнәчләрен тумышы белән Салих авылыннан булган Ләйлә Сәйфуллина Баулыга администрациягә илтеп тапшырган.
"Сугышчыларга исән-имин әйләнеп кайтырга язсын", – дигән теләктә кала салихлылар.
Фото: Салих авыл китапханәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"
Нет комментариев