Баулы районында токмач өмәләре гөрли
Алгы сызыктагы якташларына булышу ниятеннән, Кызылъяр мәктәбе коллективы токмач кисү өмәсе оештырган. Аларга мәдәният йорты хезмәткәрләре дә кушылган.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле, баулылар сугышчыларга төрле яклап ярдәм итә. Районыбыз авылларында токмач өмәләре дә гөрли. Бу игелекле эштән кызылъярлар да читтә калмаган. Мәктәп коллективы, өйләреннән йомырка һәм он алып килеп, мәктәп ашханәсендә күп күләмдә токмач кискән. Шулай ук сохари да ясаганнар. Мәктәп коллективына җирле мәдәният йорты хезмәткәрләре дә кушылган. Һәркем изге ният белән эшләгән.
"Изге җомга көнендә hәммәбез изге теләктә булып, саф күңел белән, гөрләшеп эшләдек, сөенә-сөенә. Бүген 80 йомыркага токмач әзерләдек. Безгә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Дарина Зәйтүновна да бик теләп кушылды", – дип уртаклашты Кызылъяр мәктәбе директоры Альбина Әминова.
Мәктәптә токмач өмәсе киләсе атнада да оештырылачак. Коллектив окоп шәмнәре ясарга материаллар да әзерләп куйган.
Кызылъярлар ихлас күңелдән әзерләгән токмач һәм сухарилар, башка гуманитар ярдәм белән бергә, махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк.
Туган як җылысын кушып әзерләнгән бу күчтәнәчләр, алгы сызыктагы якташларыбызга ризык булып, куанып ашасыннар иде. Сугышчыларга туган якларына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын, аларны өйдә көтәләр.
Фото: Ленир Дәүләтшин шәхси архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"
Нет комментариев