Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Татарстанда «поляр балкышы» булуы ихтимал

Кояш активлыгының көчле үсеше Татарстанда «поляр балкыш» чыгарырга мөмкин. Аларның республикада барлыкка килү ихтималы бу атнада да бик зур. Бу хакта КФУның В.П.Энгельгард исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры, Физика институты профессоры Юрий Нефедьев сөйләде.

«Магнит сызыклары буйлап хәрәкәт иткәндә, зарядлы кисәкчәләр төньяк һәм көньяк полюслары янында атмосферага керә, поляр нурлар китереп чыгара. Билгеле шартларда бу кисәкчәләр Җирнең магнит кырын үтеп чыгып, поляр кебек балкышка сәбәп була ала», – дип яза галимнең сүзләрен КФУ медиапорталы.

Ул Татарстанда мондый табигать күренешләре моңа кадәр дә булганын искәртте.

Профессор искәрткәнчә, 16 июль көнне Кояшта 19 кабынып китү (вспышка) теркәлгән, ә кичә көннең беренче яртысында гына тагын 11 кабынып китү булган.

«Җирдә яшәүчеләргә теге яки бу кабынып китүнең нәтиҗәләре нинди булачагын йөз процент ихтималлык белән алдан әйтеп булмый, чөнки берничә факторны белергә кирәк, – дип билгеләп үтте белгеч. – Кояшта һәр кабынып китү дә Җиргә тәэсир итми. Кабынып китүдән соң зарядлы кисәкчекләр агымы безнең планетага кагылмыйча, читкә юнәлә ала».

Фото: freepik.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев