Салкыннарда мәктәпләрдә дәресләр булмаячак
Татарстанда салкыннар сакланса, уку йортлары дәресләрне вакытлыча кичектерергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы искәртә.
Шулай итеп, -23 градус салкын булганда — авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларда, ә -25 градус булганда — шәһәрдә башлангыч сыйныфларда һәм авылда 5-9 сыйныфларда дәресләр кичектерелә.
-30 градус булганда — авыл мәктәпләрендә, ә -32 градус булганда, 10-11 сыйныф укучылары укымаячак.
Чыганак: "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев