Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Мәктәпкә бару күпмегә төшәр?

Гимназиядә булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналары өчен оештыру җыелышы узды. Биредә уку йорты һәм аның укыту-тәрбияви эше, сыйныф җитәкчесе, гимназиянең традицияләре белән танышу булды.

Ата-аналар алдында татар гимназиясе директоры Ирина Гыймазетдинова чыгыш ясады. Беренче сыйныфка укырга керүче ата-аналарны борчыган барлык сорауларга да җентәкләп җавап бирде.

Шулай ук очрашуга Ульяновск шәһәренең тегү фабрикасы хезмәткәре чакырылган иде. Ул ата-аналар игътибарына мәктәп формаларының төрле фасоннарын тәкъдим итте. Гимназиядә кызлар классик, ягъни көрән төстәге күлмәк, ак алъяпкыч кияләр - беренче сыйныфка баручы кыз балаларга шундый күлмәкләр тәкъдим ителде. Бәясенә килгәндә, ул якынча 1500 сум тәшкил итә.

Малайлар исә кара яисә зәңгәр төстәге костюм-чалбарлар кия. Беренче сыйныфка баручы малайлар өчен аның бәясе 3000 сум.

Сүз уңаеннан, әлеге тегү фабрикасы август аенда Баулыда мәктәп ярминкәсе оештырачак. Укучылар өчен мәктәп һәм спорт формалары, аяк киемнәре сатылачак. Тегү фабрикасы хезмәткәре сүзләренчә, бәяләр базар һәм кибеттәгедән арзанрак булачак. Бу исә баласын мәктәпкә әзерләүче ата-аналарга бик мөһим. Белүебезчә, мәктәпкә кием, уку әсбаплары җыю шактый зур бәягә төшә.

Фото: 4нче санлы гимназия - «Хезмәткә дан» өчен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баулы