Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

БДИга әзерләгән өчен, акча түли башлаячаклар: 19 сум 28 тиен!

Киләсе елдан укытучыларга, балаларны БДИга әзерләгән өчен, 19 сум да 28 тиен түли башлаячаклар. Әлеге карарны Татарстан республикасы премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Барысы да Татарстанга федераль үзәктән Роспотребнадзор идарәсе тикшерүе килүдән башланды. 2012 елда кабул ителгән «Россия Федерациясендәге мәгариф турында»гы федераль закон нигезендә, БДИ вакытында эшләгән укытучыларга төбәкләр акча түләргә тиеш. Моңарчы, имтиханнарда эшләгән өчен, республикада укытучыларга акча түләнми иде. Узган яз Татарстан шуның өчен укытучыларга акчалата компенсация түләмәгән төбәкләрнең «кара исемлегенә» кергән. «Вечерняя Казань» газетасы язуынча, республиканың укытучыларга 29 миллионлык әҗәте бар. Кайбер мәктәпләр бу әҗәттән укытучыларга «отгул» биреп котылган инде.

Шулай итеп, 2018 елның гыйнварыннан гамәлгә керәсе карар буенча, киләсе елда БДИ вакытында эшләгән укытучыларга сәгатенә 19 сум 28 тиен акча түләнәчәк. Имтихан 8 сәгать бара дип исәпкә алсак (барлык әзерлек эшләре белән), аның күләме көненә 154 сум 24 тиенгә кадәр күтәрелергә мөмкин.

«Учитель» профсоюзы белдерүенчә, башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстан укытучыларына түләнгән акча иң түбәне. Әйтик, Мәскәү укытучыларга, БДИга әзерләгән өчен, сәгатенә 200-400 сум, Иваново өлкәсе - 50, Адыгея республикасы 30 сум акча түли икән.

- Ул бәягә хәзер кибеттән ипи дә алып булмый бит. Бик сәер инде бу, безнең эшне күрмәү дигәнне аңлата. Тугыз ел элек, БДИ вакытында эшләгән өчен, акча түләнә иде. Аны премиягә өстәп бирәләр иде. Ялгышмасам, бер имтихан өчен 0,25 ставка буенча түләделәр. Шуннан соң бер тапкыр да акча күргән булмады. Узган ел тугыз имтиханда катнаштым, тугызында да кабинетта утырдым. Мин БДИ кергән елдан бирле имтиханнарда катнашам, - диде Казан гимназиясендә эшләгән бер укытучы.

БДИда штрафлар да барлыгын онытмаска кирәк.

- Укытучы камера сүнгәнен күрмәсә яки укучының үзе белән телефон алып кергәнен сизми калса, аңа штраф салалар, хәтта җинаять эше дә кузгатырга мөмкиннәр. Әлегә андый хәлгә юлыккан юк, Аллага шөкер, - ди укытучы.

Татарстанның «Ел укытучысы - 2017» бәйгесе җиңүчесе, Россиянең биш иң яхшы укытучыларының берсе Алмаз Хәмидуллин да укытучыларга БДИда вакытында эшләгән өчен түләнәчәк акча күләменнән канәгать түгел. Математик буларак, ул укытучының БДИда эшләгән вакыттагы чыгымнарын санап чыгарды.

- Беренчедән, укытучыларга БДИ буласы мәктәпкә барып җитәргә кирәк әле. Эшкә барып кайту кимендә 50 сумга төшәчәк. Анда үзең белән ризык алып барырга ярамый. Димәк, ашханәдә ашау өчен якынча 150 сум кирәк дигән сүз. Укытучы «минуска» китмәсен өчен, аңа көненә имтиханда 10 сәгать эшләргә кирәк булып чыга. Бу минем генә фикер түгел, хезмәттәшләрем дә бу сумманы бермә-бер арттырырга кирәк дип саный, - ди Казанның 2нче лицей-интернаты укытучысы Алмаз Хәмидуллин.

Лениногорск районының 10нчы мәктәп укытучысы Резидә Мөстәкыймова бу хәбәргә артык шаккатмаган.

- Укытучылар бу сумманы тиенләп биргәнгә мыскыллау дип кабул итәләрдер. Ничә сум түләсәләр дә, бер тиен түләмәсәләр дә, барыбер үз эшебезне башкарачакбыз, - диде Резидә Мөстәкыймова.

Татарстан республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы исә укытучыларны тынычландырырга ашыга. «Укытучылар БДИ вакытында да үз хезмәт хакларын алачак, ә 19 сум 28 тиен - өстәмә керем генә», - дип белдерделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Чыганак: shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев