Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Баулының рус телле тәрбиячеләре татарча да сөйләшә һәм эшли

Бүген Баулының “Алёнка” балалар бакчасында рус телле тәрбиячеләр арасында “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” республика конкурсының район этабы булды. Аның җиңүчесе – “Колокольчик” балалар бакчасы тәрбиячесе Мария Ганиева – зона этабында безнең район данын яклаячак.

Рус телле тәрбиячеләрнең һөнәри осталык бәйгесендә катнашучыларны “Алёнка” балалар бакчасы мөдире Регина Зверева сәламләде һәм аларга уңышлар теләде. 


Бәйге башланыр алдыннан, балалар бакчасы сабыйлары чыгыш ясады. Алар татарча биеделәр һәм татар телендә сәхнә күренеше тәкъдим иттеләр. 

“Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” республика конкурсы быел Укытучылар һәм остазлар елы, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан үткәрелә, – дип сөйләде “Баулы-информ” хәбәрчесенә балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләрнең район методик берләшмәсе җитәкчесе Ирина Апсаматова. – Конкурсның район этабында шәһәр балалар бакчаларыннан сигез вәкил катнаша”.

Бәйгечеләр 4 этапта ярыштылар. Беренче, таныштыру этабы өчен алар  “Мин – шәхес” темасына визит карточкасын әзерләп килергә тиеш булганнар. Бу этапта бәяләү критерийларының берсе татарча сөйләшә белү иде. “Колокольчик” балалар бакчасының рус телле тәрбиячесе Мария Ганиева моны бик тә яхшы башкарып чыкты: ул бары татарча сөйләде һәм, татар халкының милли киемендә чыгыш ясап, үзен татар халкының милли ризыгы чәк-чәк ярдәмендә таныштырды. Шулай ук ул үзенең кул эшләренә дә оста булуын күрсәтте. Мария Геннадьевнаның тормыш иптәше татар, шуңа күрә ул татарча сөйләшергә тиз өйрәнгән. Ике дәүләт телен дә белүе гаиләдә дә, эшендә дә бик ярап куя.

“Без көндәлек тормышыбызда кулланыла торган гомуми сүзләрне балаларга татар телендә дә өйрәтергә тырышабыз. Мәсәлән, алар кечкенәдән үк күп кенә татарча сүзләрне белеп үсәләр: киенәбез, чишенәбез, исәнмесез, сау булыгыз, рәхмәт, ашыгыз тәмле булсын кебек сүзләрне, – ди Мария Ганиева”. 

Башка бәйгечеләр дә, рус телле тәрбиячеләр булсалар да, татарча белүләрен һәм бу белемнәрен сабыйларны тәрбияләүдә уңышлы куллануларын расладылар. Алар балаларны татар теленә төрле уеннар аша өйрәтәләр. Конкурсның икенче этабы өчен дә алар “Мин сине кызыклы уенга өйрәтәм” дигән темага видеоролик әзерләп килгәннәр иде. Тәрбиячеләр татарча уеннарны үзләренең тәҗрибәләрендә ничек куллануларын тәкъдим иттеләр. 
Киләсе этап “Тәрҗемә ит! Татарча өйрәнәбез” уен-викторинасы булды. Аның барышында конкурсантлар аерым сүзләрне русчадан татарчага тәҗемә иттеләр. 

Соңгы этап – “Ирекле микрофон” этабында иҗади чыгыш тәкъдим ителде. Билгеле инде, бу этапта да тәрбиячеләрнең татарча белүләре төп критерийларның берсе булды.
Бәйгечеләрнең чыгышларына дәрәҗәле жюри бәя бирде. Аның составында район мәгариф бүлеге методисты Ольга Сәхипгәрәева, “Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина, ветеран-педагог Илиза Вәлиәхмәтова, 1нче мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары Лениза Гәрәева эшләде. 
Барлык этаплар дәвамында тупланган баллар нәтиҗәсендә, рус телле тәрбиячеләрнең “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” республика конкурсының район этабы җиңүчесе дип “Колокольчик” балалар бакчасы тәрбиячесе Мария Ганиева танылды. Ул конкурсның зона этабында Баулы районы данын яклаячак. Барлык катнашучылар да төрле номинацияләрдә бүләкләнде

 

 

Фото автордан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев