Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Баулы районында – Балалар китабы атналыгы

Балалар китабы атналыгы кысаларында, Кызылъяр мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсенә экскурсиягә барганнар.

Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәл Җиһангәрәева “Баулы-информ” редакциясенә хәбәр иткәнчә, укучылар китапханәдә “Әкият патшалыгында маҗаралар” дип исемләнгән квест-уенда катнашканнар. Уенны китапханәче Зөлфия Җиһангирова алып барган. Балалар, командаларга берләшеп, төрле станцияләр буйлап сәяхәт иткәннәр.

- “Әкият чуалышы” станциясендә әкиятләрнең исемнәре буталган иде, балалар аларны дөрес төзергә тиеш булдылар, – дип сөйләде Гүзәл Җиһангәрәева. – “Табылдыклар бюросы” станциясендә алар төрле әкиятләрдән югалган әйберләрне таптылар”.


Балалар “Әкият лотосы” станциясендә табышмаклар чишкәннәр һәм рәсемне кирәкле номер астында урнаштырганнар. Ә “Геройны бел” станциясендә исә алар кроссворд чишкәннәр. Квест-уенның җиңүчесе булып “Зирәкләр” командасы танылган.
Чара мавыктыргыч һәм кызыклы узган. Балалар, үзләренең белемнәрен тикшереп карап, уңай эмоцияләр алып киткәннәр.


Фото: Кызылъяр мәктәбе архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев