Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Баулы районы укытучылары укучы булып караган

Укытучылар көне уңаеннан, районыбызның күп кенә мәктәпләрендә үзидарә көне үткәрелгән: укучылар дәрес биргән, укытучылар укучылар сафына баскан.

Кызылъяр мәктәбендә дә һәр елны 5 октябрьдә үзидарә көне уза.  Быелгы Укытучылар көне дә искәрмә булмаган: белем бирү йортында 12нче сыйныф барлыкка килгән. Анда мөгаллимнәр “белем алган”. Педагоглар шаярганнар, йөгергәннәр, дәрестә җавап биргәннәр, “тәртип тә “бозып алганнар”. Кыскасы, бу көнне укытучылар үзләрен укучылар кебек тотканнар. Ә өлкәнрәк сыйныф укучылары, укытучыларга әверелеп, дәрес аңлатканнар.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәл Җиһангәрәева “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә сөйләгәнчә, укучылар белән укытучылар үзидарә көненә алдан әзерлек эшләре алып барганнар. Бар фантазияләрен эшкә җигеп, көннең ничек узачагын планлаштырганнар, барысын да мәктәп җитәкчелеге белән килештергәннәр. 

Үзидарә көне кызыклы үткән. Технология укытучысы Лилия Хисамова укытучыларга “мәктәпкә барырга” сумкалар ясап алып килгән. Ә укучылар педагогларга үзләре ясаган бәйрәм открыткаларын бүләк иткәннәр.

10нчы сыйныф укучылары кечерәк сыйныфларга да, 12нче сыйныфка да дәрес биргән. Ә менә киләчәктә укытучы булырга хыялланучы 10нчы сыйныф укучысы Әдилә Миңнуллинага укытучылардан торган 12нче сыйныф эләккән. Ул математика дәресендә математик викторина үткәргән. Әдилә “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә тәэсирләрен сөйләде.

– Без дәресләргә алдан ук әзерләндек, конспектлар яздык. Укытучылардан киңәшләр сорадык, – ди ул. – Иң авыры балаларны кызыксындырырлык эшләр табу иде. Үзем дәрес үткәреп карагач, укытучы эшенең зур тырышлык, күп белем һәм сабырлык таләп иткәнен аңладым. Шуңа да карамастан, киләчәктә укытучы булу теләгем югалмады, тагын да көчәйде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #кызылъяр #баулы #баулыинформ