Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Баулы районы мәктәпләрендә яңа уку елы башланды

Баулы шәһәрендә һәм авыл мәктәпләрендә яңа уку елы башлану уңаеннан тантаналы линейкалар үткәрелде.

Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр мәктәбендә бәйрәм линейкасы дәүләт символларын – Россия һәм Татарстан флагларын – чыгару һәм гимн белән башланып китте. Укучыларны һәм укытучыларны яңа уку елы белән район җитәкчелеге исеменнән Баулы районы спорт һәм туризмны үстерү бүлеге җитәкчесе Илмир Сабиров тәбрикләде.

Тантаналы линейкада җирле мәктәп директоры Альбина Әминова, авыл мәчете имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов, Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина да чыгыш ясады.

Бәйрәмгә әкият геройлары да килде. Буратино гына бераз “ялгышкан”: яңа уку елын Яңа ел бәйрәме белән бутап, яшел чыршы алып килгән.

Бәйрәм күңелле үтте. Быел мәктәп бусагасын атлап кергән 7 укучы чараның төп кунаклары булды. Алар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

Аннары, быелгы уку елында дәрескә чакырып, беренче кыңгырау чыңлады. Барлык укучылар да сыйныф җитәкчеләре белән мәктәпкә уздылар.

Кызылъяр мәктәбендә быелгы уку елында барлыгы 142 бала белем ала. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел биредә 10 нчы сыйныф та бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ