Баулы мәктәпләрендә лагерьлар ачылачак
Район мәктәпләрендә кышкы каникуллар, 26 декабрьдә башланып, киләсе елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. 9 гыйнварда укучылар кабат парта артына утырачак, иң озын – өченче чирекне башлап җибәрәчәк.
Шәһәрнең барлык мәктәпләрендә 24 декабрьдә мәктәп яны лагерьлары ачылачак. Аларда атна дәвамында 500 бала ял итәчәк. Тәрбиячеләр балалар өчен кызыклы һәм эчтәлекле программа әзерли. Алар өчен туклану да оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев