Баулы балалары һөнәрләр белән таныша
Районыбызның мәктәпкәчә учреждениеләрендә сабыйларны төрле һөнәрләр белән таныштыру эше алып барыла. Мәсәлән, шәһәрнең “Ромашка” балалар бакчасына йөрүчеләр Баулы урманчылыгына экскурсиягә барды.
– Агачларны менә кайда утырталар икән! – дип куйды бер сабый Баулы урманчылыгына килгәч.
Урманчылар агачны утырта да, урманны саклый да. Тулаем алганда, урманчылык илнең урман байлыкларын саклау. Арттыру белән шөгыльләнә, урман ресурсларының нәтиҗәле файдаланылуны контрольдә тота.
Баулы урманчылыгының урманны саклау инженеры Владимир Джусоев сабыйларга табигатьтә барысы да үзара бәйләнештә булуын, урман байлыгын бары аларга дөрес һәм сак карашта булганда гына саклап калырга мөмкин икәнен аңлатты. Агачларны ничек утыртуларын, аларның ничек үсеп китүләрен, омның өчен нинди шартлар кирәклеген җентекләп сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде.
–Һәр бала кече яшьтән үк төрле һөнәрләрне күзәтеп үсә. Кемдер табиб, пешекче, сатучы, янгын сүндерүче, укытучы, полиция хезмәткәре булырга тели. Һөнәрләр дөньясы гаҗәеп киң бит ул, шуңа күрә. Киләчәктә үзе мөстәкыйль рәвештә сайласын өчен, сабыйларны төрле һөнәрләр белән таныштыру зарур, – диләр “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячеләре.
“Ромашка” балалар бакчасына йөрүчеләр почта, чәчтарашханә, хастаханәнең стоматология бүлеге, балалар сәнгать мәктәбе, китапханә һәм башка учреждениеләр эшчәнлеге белән дә танышкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев