Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Медицина

ВИЧ кем булуыңа карамый

Бүгенге көндә ВИЧ-инфекциядән беркем дә сакланмаган.

Кеше иммунодефициты вирусын, яшенә, яшәү урынына һәм социаль статусына карамастан, һәркем йоктыра ала. Шул ук вакытта медицина хезмәткәрләре халыкның ВИЧка дучар булу ихтималы иң зур булган берничә төркемен билгелиләр.
СПИД үзәгенең Әлмәт шәһәрендәге филиалы эпидемиология бүлеге мөдире Алия Садриева сөйләвенә караганда, ВИЧ-инфекция йоктыру куркынычы аеруча югары булган халык төркеменә наркотиклар һәм башка психотроп матдәләр кулланучылар; җенси хезмәтләр күрсәтүче затлар, шулай ук традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләргә керүче кешеләр керә. Моннан тыш, иректән мәхрүм ителү урыннарында җәза срогын үтүчеләр, шулай ук ВИЧлары уңай булган затлар белән мөнәсәбәтләрдә булган кешеләр дә риск төркеменә керәләр.
Белгечләр билгеләп үтүенчә, ВИЧ халыкның имин катлауларына да үтеп керде - безнең беребез дә аннан сакланмаган, шуңа күрә үз сәламәтлегебезгә карата игътибарлы булырга һәм ким дигәндә елга 1 тапкыр ВИЧка тест тапшырырга, хәвефле вәзгыятьләрне булдырмаска тырышырга кирәк.
Хәзер ВИЧ йоктыруның төп юлы булып җенси юл тора. Барлык очракларның 90 % ы нәкъ менә шуңа туры килә. Куркынычсыз җенси мөнәсәбәт - инфекция йоктыруны кисәтүнең иң яхшы ысулларыннан берсе.
- Җенси мөнәсәбәткә кергәндә презерватив куллану мөһим. Ул ВИЧтан гына түгел, ә җенси юл белән йога торган башка инфекцияләрдән дә 99 % ка саклый.
Әгәр дә ВИЧ-статусы сезгә билгеле булмаган кеше белән саклану чаралары күрмичә җенси мөнәсәбәткә кергәнсез икән, мөмкин кадәр тиз арада, 72 сәгатьтән дә соңга калмыйча, безнең СПИД үзәге филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк, - дип искәртте Алия Садриева.
Әгәр дә инде авыру йоктыргансыз икән, бу очракта да табиб-эпидемиолог паникага бирелмәскә киңәш итә. Аның сүзләренә караганда, тест уңай нәтиҗә күрсәткәндә кешеләр еш кына куркуга биреләләр һәм бу аларның аңын томалый.
- Кайберәүләргә ВИЧ белән яшәүдән дә начаррак нәрсә юк кебек тоела, ләкин бу алай түгел.
ВИЧ-инфекция диагнозы - хөкем карары түгел. Канда вирусның булуы кеше каты авыруга дучар дигәнне аңлатмый әле. Кешенең иммун статусына бәйле рәвештә, вирус озак еллар үзен сиздермәскә мөмкин. Бу вакытта кеше үзен сәламәт хис итә, дәвалану зарурлыгын тоймый. Шунысы мөһим, кеше инфекция турында никадәр иртәрәк белсә, ул шулкадәр тизрәк медицина ярдәме ала һәм дәвалана башлаячак. Уңай ВИЧлы кешенең тиешенчә дәваланганда картайганчы яшәргә мөмкинлеге бар.
Хәзерге вакытта ВИЧтан дәвалау ретровируска каршы терапия (АРВТ) дип атала. АРВТ вирусны контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, һәм шуның нәтиҗәсендә кешенең иммунитеты кимеми. Нәтиҗәдә сәламәтлекнең сыйфаты саклана. Пациент гадәти тормыш белән яши, үзенең барлык социаль, профессиональ, гаиләдәге һәм башка рольләрен башкара - тик АРВТ кабул итү шарты белән, - дип ассызыклады Алия Садриева.
Шуны аңлау мөһим: авыруның булуын тышкы билгеләр буенча билгеләү мөмкин түгел. Инфекция йоктырган кеше башкалардан аерылып тормый. Үзенең уңай ВИЧ-статусын белмәгәнлектән, ул авыруның үсүенә һәм таралуына юл куя ала, шуңа күрә ВИЧка тест - үзеңнең авыру йоктырганлыгың турында белүнең бердәнбер ысулы булып тора.
СПИД үзәгенең Әлмәт шәһәрендәге филиалында үзеңнең ВИЧ-статусыңны белергә, белгечләр консультациясен алырга мөмкин. Адресы:  Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе, Промышленная урамы, 1а йорты. 
Телефон: 8 (8553) 36-20-18.

Таня Шамбер

ВСТАВКА
ВИЧ түбәндәге очракларда йога:
• Җенси якынлыкның барлык төрләрендә (вагиналь, аналь, ораль) гомо-һәм шулай ук гетеросексуаль мөнәсәбәтләрдә саклану чараларын кулланмыйча (презервативсыз) ВИЧ-инфекцияле кеше белән җенси мөнәсәбәткә кергәндә;
• Организмга авыру белән зарарланган кан эләккәндә:
- ВИЧ-инфекцияле донордан алынган канны җибәргәндә, тукымалар һәм органнарны күчереп утыртканда;
- стериль булмаган эш коралы белән медицина манипуляцияләре үткәргәндә;
- наркотикларны венага керткәндә гомуми шприцлар, энәләр, фильтрлар, эремә кулланганда;
- стериль булмаган инструментлар белән косметик процедуралар үткәргәндә (татуировкалар, пирсинг һ.б.);
• Дәваланудан баш тарткан очракта инфекция йөртүче анадан йөклелек, бала табу вакытында (яңа туган баланың тән тиресе зарарланган очракта), имезгәндә (ана сөте белән).
ВИЧ-инфекция йоктыруның башка төрле юллары юк.
    
Реклама 16+

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИДны һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» Татарстан Республикасы дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе
Каршы күрсәтмәләре бар.
Белгеч консультациясе сорала
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев