Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Медицина

Уеннан уймак чыкмагае

Без сабый балаларның да компьютерда эшләргә өйрәнүенә сокланабыз, мәктәпләрне компьютерлаштыру турында кайгыртабыз. Әмма, табиблар әйтүенчә, чама хисен югалтмау һәм баланың сәламәтлеген истән чыгармау мөһим, чөнки нормадан артык утыру аңа һичшиксез зыян салачак.

Район үзәк хастаханәсенең табиб-офтальмологы Гөлнара Авзалова биргән мәгълүматларга караганда, түбән классларда укучы балалар комьютер каршында иң күбе көненә 15 минут кына утырырга тиеш (һәр көн түгел, ә көн аралаш кына), аннан соң күзләр гимнастикасы ясау мәҗбүри. Әти-әнисенең күзләре сәламәт булмаганда бу вакыт 10 минуттан да артмаска тиеш. Чөнки кеше никадәр яшьрәк булса, аның күзләре компьютердан шулкадәр күбрәк зыян күрә. Тулысынча формалашып бетмәгән күз экрандагы туктаусыз җемелдәү һәм артык көчәнеш аркасында җитлегеп бетә алмый. Компьютерда чамасыз эшләү күрү сәләте белән бәйле проблемаларны тагын да катлауландырырга мөмкин. Моннан тыш, йөкләнеш күзгә генә түгел, үзәк нерв системасына да, баланың формалашып кына килүче терәк-хәрәкәт аппаратына да төшә. Компьютерда 20 минут эшләгән балаларның 25 процентында үзәк нерв системасында да, күрү аппаратында да тискәре күренешләр теркәлгән.
Югары сыйныфларда укучылар өчен норма - көненә 30-40 минут. Укытучылар, әлбәттә, санитария-эпидемиологиянең бу таләпләре белән таныш.
Һәм алар көннән-көн актуальрәк була бара, чөнки күптән түгел башлангыч сыйныфларда компьютерны кулланып укыту кертелә башлады.
Газетабызда язганча, бу уку елында 7нче мәктәпкә районда беренче булып мобиль компьютер класслары кайтарылды. Хәзер 4 башлангыч сыйныфта дәресләрдә нетбуклар кулланыла башлады. 1А сыйныфы укытучысы Айгөл Канипова сөйләвенчә, аларның компьютер белән эшләгән вакыты 15 минуттан артмый. Аннан соң алар күзләр өчен гимнастика, дәрес вакытында шулай ук ике тапкыр физкультминутка ясыйлар. Ләкин бу әлеге вакытта шулай. Укыту программалары, ни гаҗәп, санпин нормаларына туры килми, алар компьютерлар белән эшләү вакытын арттыруны таләп итәләр: дәрестә дә, өй эшен эшләгәндә дә. Ә бит күп кенә гаиләләрдә балалар аннан башка да шактый вакыт монитор каршында утыралар - уеннар уйныйлар, социаль сайтларда аралашалар. Хәер, бу уеннар һәм андый аралашу - психологларны борчый торган аерым бер тема.
Тагын бер куркыныч - видеомониторларның нурланышы турында да онытырга ярамый. Ә алар берничә төрле: электростатика, электр, магнит кыры һәм рентген нурланышы. Физиклар, электр һәм магнит кырлары куәтсез, дисәләр дә, алар организмга көчле тәэсир ясыйлар. Бу нурланыш авырлы хатын-кызлар һәм балаларга аеруча зыянлы.
www.medinfo сайтыннан алган мәгълүматларга караганда, барлык, хәтта иң әйбәт мониторлар да, организмның эчке процессларына йогынты ясавыннан тыш, күрү сәләтенә зыян сала. Статистика буенча, көн дә компьютерда эшләү күрү сәләтен елына уртача бер диоптриягә начарлата.
Барлык алда әйтелгәннәрнең нәтиҗәсе ярылып ята.
Хәер, ул балаларның сәламәтлегенә битараф булмаганнар өчен генә бәхәссез.
P.S. Югары технологияләр үсеш алган Япониядә укыту процессына информацион технологияләрне кертергә ашыкмыйлар, анда педагоглар үз алларына куйган төп бурыч - балаларда "яшәү көче" тәрбияләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев