Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Медицина

Гөмбә ашыйсың килсә, сак бул!

Быел Баулыда гөмбә белән агуланучылар теркәлмәсә дә, гөмбә җыючыларга уяулыкны югалтырга ярамый.

Хәзер гөмбә җыюның иң кызган чагы. Бу мавыктыргыч бер шөгыль генә түгел, агулану ихтималы булганга күрә, куркыныч та. Гөмбә белән агулануның төп сәбәбе - гөмбә төрләрен белмәү, аны җыю вакытында ваемсызлык һәм игътибарсызлык күрсәтү, шулай ук, аны дөрес әзерли белмәү.
- Гөмбә белән агулану очраклары республикада ел саен теркәлә, - ди Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Рәшит Хәбибуллин. - Гөмбә белән агулануның беренче билгеләре 30-40 минуттан соң күзәтелә: селәгәй бүленеп чыгу арта, күздән яшь ага, саташу, галлюцинация күренешләре башлана, күз күрүе начарлана. Төссез поганка һәм кәҗә гөмбәсе белән агуланганда, 6-12 сәгатьтән соң ашказанында көчле авырту барлыкка килә, күңел болгана, кеше туктаусыз коса башлый. Поганка һәм чебен гөмбәсе белән агуланган очракта симптомнар охшаш була: көчле сусау, көзән җыеру, бөер һәм бавыр эшчәнлеге кискен бозылу күзәтелә. Үлемгә, кагыйдә буларак, поганка белән агулану китерә.
Гөмбә белән агуланганда, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб килеп җиткәнче, зыян күрүчене урынга яткырырга, кечкенә йотымнар белән берникадәр тоз салынган салкын су, салкын чәй яисә кофе, шулай ук сөт бирергә мөмкин.
Агуланудан саклану өчен белгечләр түбәндәгеләрне киңәш итәләр:
- шикләнсәгез, гөмбәне беркайчан да җыймагыз һәм ашамагыз;
- артык өлгергән, лайлалы, картайган, кортлы, черек гөмбәләрне җыймагыз, җыелган гөмбәләрне шул ук көнне төрләре буенча аерыгыз, эшкәртегез;
- гөмбәне очраклы кешеләрдән һәм рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарыннан сатып алмагыз.

Сөтчәле соклы гөмбәләрне (йөнтәс гөмбә, белянка, гөреҗдә) тозлаганда, аларны агулы матдәләрдән арындыру өчен, 10-15 минут дәвамында кайнатырга яки суда тотарга кирәк. 14 яшькә кадәрге балаларга гөмбә ашатырга ярамый, чөнки гөмбә аксымга бай булса да, бала организмында аны эшкәртү өчен җитәрлек дәрәҗәдә ферментлар юк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев