Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Медицина

Электрон сәламәтлек саклау: барысы да халык өчен

Баулы район үзәк хастахәнәсендә байтак үзгәрешләр булды. Киң коридорлар, якты кабинетлар, белгечләр кабул итүендәге яңалыклар - халык аларга бәя биргәндер. Сюрпризлар моның белән генә бетмәде әле. "Электрон сәламәтлек саклау" хезмәте әле эшкәртелү стадиясендә. Белгечләр сүзләренә караганда, әлеге өлкәдә эш идеаль хәлгә килгәнче байтак гомер үтәчәк. Шулай да беренче адымнар ясалган,...

Баулы район үзәк хастахәнәсендә байтак үзгәрешләр булды. Киң коридорлар, якты кабинетлар, белгечләр кабул итүендәге яңалыклар - халык аларга бәя биргәндер. Сюрпризлар моның белән генә бетмәде әле.

"Электрон сәламәтлек саклау" хезмәте әле эшкәртелү стадиясендә. Белгечләр сүзләренә караганда, әлеге өлкәдә эш идеаль хәлгә килгәнче байтак гомер үтәчәк. Шулай да беренче адымнар ясалган, тормышыбызны җиңеләйтергә ярдәм итәрлек сервислар белән инде эшләргә була. Мәсәлән, интернет аша uslugi.tatar.ru порталында табиб кабул итүенә язылу, кабул итү сәгатьләрен карау мөмкинлеге бар.

Поликлиника фойесында лампочкасы янып-сүнеп торучы терминаллар урнашкан. Кешеләр алар яныннан исләре китми генә үтеп китә. Иң кыю һәм кызыксынучан кешеләр генә аның янына килергә батырчылык итәләр.

- Ой, боларның нинди аппаратлар икәнен әйтә алмыйм! - ди поликлиникага килгән өлкән яшьтәге Фәнүзә апа. - Без элеккечә күнеккән инде, нәрсә булмас...

Әлеге аппарат белән якыннанрак танышкач, бернинди куркыныч нәрсә булмавы күренә: терминаллар безнең шәһәрдәге, шулай ук республикадагы кирәкле белгечкә язылырга, табибларның кабул итү сәгатьләре белән танышырга мөмкинлек бирәләр.

Язылу өчен сезгә бары тик яңа үрнәктәге иминият полисы гына кирәк булачак. Порталда да, терминалларда эш нәкъ менә әлеге документ ярдәмендә алып барыла. Полисның цифрларын терминалга кулдан кертергә кирәк булмаячак: терминалда махсус шртих-код сканеры бар. Әлеге алым вакытны янга калдырырга мөмкинлек бирә, цифрларны ялгыш кертүдән саклый. Янып-сүнеп торучы полоскага полисны якынайтасың - җайланма номерны укый.

- Яңа системага күчкәндә без байтак кына авырлыклар белән очрашабыз, - дип сөйли Баулы район үзәк хастаханәсенең мәгълүмати технологияләр бүлеге начальнигы Айдар Шаһапов. - Җитәкчелек ел ахырына кадәр әлеге программаны кертеп бетерүне таләп итә. Ләкин республика дәрәҗәсендә программа тәэмин ителешен эшләүчеләр белән проблемалар булды. Шуның белән бәйле рәвештә кайбер кыенлыклар туды. Кәгазь-карточка системасыннан тиз генә баш тартырмын димә, районның һәр кешесенең мәгълүматларын кулдан кертергә туры килә. Бу, гадәттә, кеше безгә поликлиникага мөрәҗәгать иткәндә эшләнелә.

- Кәгазьдән электрон системага күчү эшенә безнең оешманың барлык бүлекләре дә җәлеп ителде, - дип сөйли хастаханә баш табибының поликлиника буенча урынбасары Татьяна Фролова. - Болар - икътисад бүлеге, кадрлар бүлеге, статистика, регистратура һәм башкалар. "Электрон сәламәтлек саклау" проектының социаль аспекты бик әһәмиятле: беренчедән, кертелгән яңалык кабинетлар янында була торган чираттан котылырга ярдәм итә, икенчедән, авыруларга, тикшерү һәм анализлар нәтиҗәләрен эзләп, каттан катка йөгерергә туры килмәячәк. Табибларга билгеле бер вакытка интернет, терминал аша язылып булачак. Икенче төрле әйткәндә, регистратура киләчәктә белешмәләр бирү урыны гына булачак. Калган барлык сорауларны кеше үзе мөстәкыйь хәл итә алачак.

Терминал янында өлкән администратор - хастаханә хезмәткәре дежур тора. Ул клиентларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.

- Монда барысы да чагыштырмача бик гади: сездән полис һәм берничә минут вакыт кына кирәк, - ди өлкән администратор Лидия Ибәтова. - Үзегезгә кирәкле хезмәтне сайлап алып, иминият полисының мәгълүматларын кертәсез, инде сервис белән эшләргә дә була. Ләкин яңа системада барлык мәгълүматлар да юк. Әгәр сезнең мәгълүматлар кертелмәгән булса, мин ярдәмгә киләм, без бергәләп регистратурага мөрәҗәгать итәбез. Табибка язылгач, терминал сезгә талон бирә, аның белән сез регистратурадан медицина талоны аласыз.

Алга таба халык белән тыгыз элемтә урнашсын өчен, яңа системага күчүдә кадрлар зур роль уйный. Мондый яңалык кертү бик гади мәсьәлә түгел, алай да, болар барысы да халык өчен эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев