Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Медицина

Баулы сәламәтлек саклау хезмәтенә – 90 ел

Якшәмбе көнне Медицина хезмәткәре көне билгеләп үтеләчәк. Әлеге дата һәм Баулыда сәламәтлек саклау хезмәте төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан без район хастаханәсе тарихы белән кызыксындык.

"Без шундый бер чор килүенә... кешеләргә дөнья белән йөз яшьтән дә иртәрәк хушлашу оят булачагына ышанабыз", - дип язып калдырганнар 1977 елда Бөек Октябрь революциясенең 60 еллыгына эшләнгән кызыл тышлы альбомда медицина хезмәткәрләре. Инде өч дистә ярым елдан артык вакыт узуга да карамастан, ак халатлы кешеләрнең хыялы тормышка ашмады. Ләкин медицина чыннан да зур үсеш кичерде.

1923 елга кадәр якын-тирә авылларда яшәүче халыкка Поповка һәм Кырымсарай хастаханәсе медицина ярдәме күрсәтә, беренчесе - 25, икенчесе 15 урынлык була. Баулыда яшәүчеләр Бөгелмә хастаханәсенә дә барып йөриләр. Ә 1923 елда спирт заводының элекке ярдәмче бүлеге базасында Баулы авылында сәламәтлек пункты ачыла. Баулыда беренче хастаханә нәкъ менә шунда эшли башлый. Бу хакта юбилей альбомында язылган.

1932 елдан сәламәтлек саклау хезмәтен Роза Параманова-Галиева җитәкли, әлеге вазифада ул 1965 елга кадәр эшли. 1933 елда Баулыда 13 койкалык беренче стационар ачыла. 1949-1950 елларда, ТАССР сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә, хастаханәдә поликлиника булдырыла, койкалар саны 50гә кадәр җиткерелә.

Районда нефть сәнәгате үсеш алу белән бәйле рәвештә, барлык махсуслаштырылган бүлекләре булган яңа биналар төзе-леше башлана. 1956 елда Беренче май урамында Баулы район хастаханәсе, ә 1957 елда Энгельс урамында "Баулынефть" идарәсе медсанчасте төзелә.

Әлеге фоторәсемгә утыз елдан артык. Телевидениенең булачак йолдызы Светлана Спирина (хәзер ул "Казан" телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары - баш продюссер) физиотерапия дәвалануы кабул итә

Хастаханәнең матди-техник базасы ныгу һәм койкалар саны арту белән беррәттән табибларның һәм урта медицина хезмәткәрләренең штаты да арта. Бу чорда юллама буенча районга табиблар Сәлмә Вахитова, Галина Рәхимова, Хәят Локманова, Кәфия Шәймәрданова һәм башкалар килә.

1975 елда район үзәк хастаханәсенең 250 урынлык яңа комплексы төзелә. Ә 1979 елда дүрт катлы яңа корпус-стационар (хәзер анда поликлиника урнаша) файдалануга бирелә. Бу вакытта халыкка 117 табиб, РСФСРның 4 атказанган табибы, 1 медицина фәннәре кандидаты, ТАССРның 6 атказанган табибы медицина хезмәте күрсәтә. 1987 елда стационар койкалар саны 870кә кадәр җиткерелә, шулай ук 300 урынлык "Сосновая роща" туберкулезга каршы санаторие эшли.

Бүгенге көндә сәламәтлек саклау өлкәсенә яңалык кертелә. Амбулатория ярдәме киңәйтелә, ләкин стационар дәвалау кыскартыла. Хәзер район үзәк хастаханәсендә койкалар саны нибары 159. Безнең районга яшь белгечләрнең килмәве сәбәпле, табиблар җитешми.

Шул ук вакытта "Сәламәтлек" илкүләм проектын тормышка ашыру, эшләүче гражданнарны диспансерлаштыру, авырлы һәм бала табучы хатын-кызлар өчен өстәмә чаралар бүлеп бирү, матди-техник базаны ныгыту соңгы елларда демографик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев