Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Медицина

Баулы районының Иске Чүте авылында яшәүчеләр шәфкать туташы Зөләйхадан канәгать

Ак халатлы ханым Зөләйха Сәйфуллина яшьлегендә сайлаган һөнәренә бүген дә тугры. Иске Чүте авылының фельдшер-акушерлык пунктында бик күп еллар эшләү дәверендә аның шифалы куллары аша күпме авырулар узган, күпме кешегә сихәт биргән ул.

- Рәхмәттән башка бер сүзебез юк, - диләр аның хакында авылдашлары.

Ул балачактан шәфкать туташы булу турында хыялланган. Үзбәкстан республикасы Андижан шәһәрендә туып-үсеп, медицина училищесында акушерлыкка, соңрак Бөгелмә шәһәрендә фельдшерлыкка укыган Зөләйха ханымны язмыш җилләре Баулы районы Иске Чүте авылына алып килгән. Үзен тәҗрибәле белгеч буларак танытып, ягымлы, һәркемгә йомшак мөгамәләдә булуы, сабыр холкы белән авыл кешеләренең хөрмәтен яулаган ул.

Авыл халкы аны тиз үз иткән. Бүгенге көндә шәфкать иясе үзен башка һөнәрдә күз алдына китерә дә алмый.

- Һәр процедураны үтә дә пөхтә, төгәл итеп һәм иң мөһиме яратып башкара ул. Чын мәгънәсендә үз эшенең остасы. Аның акыллы киңәшләрен тыңлаганнан соң, тәмам тынычланып, терелүеңә ышанып чыгасың, ул һәр кеше сәламәтлеге өчен җан атып тора, - ди Саимә апа Кашапова Зөләйха Шәрифулла кызы турында.

Нәфисә апа Ярмөхәммәтовага да медпунктка еш барырга туры килә.

- Безнең Зөләйхабыз табиб куя алмаган диагнозларны да дөрес куя кайчак, минем кызым аның белеме, төгәл диогнозы ярдәмендә исән калды, - диде ул безгә.

- Көн дәвамында медпункт ишеге ябылып тормый. Әле, ким дигәндә, ике-өч тапкыр өйгә чакыру була. Аннан соң минем өйдә ятып авырый торган ике пациентым да бар, аларны да йөреп чыгам, авылда төрле авырулар буенча 13 кеше исәптә тора, аларның да хәлен белеп торырга кирәк, - дип сөйли шәфкать туташы. - Шулай да эшемне яратам, күңел биреп эшлим, чөнки 2012 елның сентябрь аенда үз ишекләрен ачкан яңа медпункт бинасында бар уңайлыклар да каралган. Җылы, чиста, якты эшләве дә күңелле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев