Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Медицина

Баулы районында тагын бер фельдшер-акушерлык пункты ачылды

"2012-2016 елларда Татарстан Республикасы халкына беренче медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү" республика максатчан программасы буенча Баулы районында төзелгән өченче фельдшер-акушерлык пункты Шәмәй авылында эшли башлады. Шимбә иртәсендә күзгә төртсәң күренмәслек куе булып төшкән томан таралу белән, Шәмәй урамына бәйрәм рухы таралды. Авыл башында кыска вакыт эчендә төзелеп, сафка бастырылган медпункт бинасы...

"2012-2016 елларда Татарстан Республикасы халкына беренче медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү" республика максатчан программасы буенча Баулы районында төзелгән өченче фельдшер-акушерлык пункты Шәмәй авылында эшли башлады.


Шимбә иртәсендә күзгә төртсәң күренмәслек куе булып төшкән томан таралу белән, Шәмәй урамына бәйрәм рухы таралды. Авыл башында кыска вакыт эчендә төзелеп, сафка бастырылган медпункт бинасы яныннан кешеләрне "өй туе"на чакырып музыка яңгырады.

Иң беренчеләрдән булып бәйрәм буласы урынга авылның иң өлкән кешеләренең берсе Габдулла Гарифуллин килде.

- "Өй туе"на бүләксез килмиләр, мә әле кызым, ал әле, кирәге чыгар, - дип, ул яңа медпунктта эшләячәк фельдшер Гөлнара Асыловага үз куллары белән ясаган көрәк белән себерке сузды.

Шәмәй һәм Миңнегол халкын бәйрәм белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, аның беренче урынбасары Ринат Хәмидуллин, район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев һәм башкалар килгәннәр иде. Баш табиб бина төзелгәнче территорияне әзерләүдә, коммуникацияләр үткәргәндә, төзекләндерү эшләрен башкарганда зур ярдәм күрсәткән өчен, "Берлек" җәмгыяте директоры Зөфәр Җәләевкә рәхмәт хаты тапшырды.

Авыл кешеләре исеменнән рәхмәт сүзе белән ветеран Әнисә Нәҗмиева чыгыш ясады:

- Бу медпункт бик кирәк иде безгә. Авыл кешеләре турында кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен бик зур рәхмәт җитәкчеләребезгә, - диде ул.

Котлаулар тәмамланганнан соң, традицион ал тасма да киселде. Бәйрәмдә катнашучы бар халык, чиратка тезелеп, бина эчен карап чыктылар. Авыл кешеләренең йөзендә шатлык һәм соклану иде.

- Хәзер инде прививкалар ясатырга шушында гына киләчәксез, - диде, гаҗәпләнүе йөзенә чыккан кечкенә малайның башыннан сыйпап, Светлана Самонина.

Балалар дигәннән, 31 йортлы Шәмәйдә быел өч сабый туган, тагын бер яшь балалы гаилә, йорт сатып алып, күченеп килгән. Шулай итеп яңа медпункт ачылган ел Шәмәй тарихы өчен демографик үсеш елы да әле.

Бәйрәм тантанасын читтәнрәк күзәтеп торган ветеран Гәрәй Дәүләтов кунаклар һәм авылдашлары бинадан чыгып, дәртләнеп бии башлагач кына, медпунктка үтте һәм фельдшердан кан басымын үлчәтеп карады. Шулай итеп ул медпунктның беренче пациенты булды. Ә бинаны инде ул, башка авылдашларыннан аермалы буларак, алдан ук күргән: төзү һәм монтаж эшләрен башкарган эшчеләрне ул үз өендә яшәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев