Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Медицина

Ак халатларны спорт киемнәренә алыштырдылар

Бөтендөнья шәфкать туташлары көнен Баулы үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре, үткән еллардагы кебек, бүлекләр арасында спартакиада белән билгеләп үтте.

"Нефтьче" стадионында хастаханәнең 11 бүлеге командалары ярышты. Бишәр кешедән торган һәр команда бәйгегә җитди әзерләнгән: эмблемалар ясаганнар, команда рухын ныгыту өчен, бер төрле костюмнар кигәннәр, девиз ятлаганнар. 100 метр ераклыкка йөгерү, билгеләнгән араны скакалкада сикереп үтү, капчык киеп йөгерү, озынлыкка сикерү, аркан тартышу ярышлары барышында медикларның бәйгедә дә, эштә дә бердәм команда булуы күренде. Спорт бәйгеләрендә 55 хезмәткәр катнашса, шул кадәр үк хезмәттәшләре бу чарада җанатарлар сыйфатында килгәннәр иде. Плакатлар тотып, алар һәрберсе үз бүлеге командасына көч биреп торды.

Шулай итеп, сәламәтлек сагында торучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев